16+

Кечкенәдән кораб төзиләр

Балык Бистәсендәге «Судно модельләштерү» түгәрәгенең тарихы узган гасырның 60 нчы елларына барып тоташа, ул Юрий Яковлевич Тихонов исеме белән бәйле.

Кечкенәдән кораб төзиләр

Балык Бистәсендәге «Судно модельләштерү» түгәрәгенең тарихы узган гасырның 60 нчы елларына барып тоташа, ул Юрий Яковлевич Тихонов исеме белән бәйле.

Ю.Тихонов ул вакытта 6 нчы сыйныфта укый, «Авиамодельләштерү» түгәрәгенә йөри. Пионерлар йорты ачылгач, «Судно модельләштерү» түгәрәге барлыкка килә. Ю.Тихонов аны ташламый. КДУда укыганда, каникуллар, хәтта сессия вакытында да килә ул бирегә. 1975-85 елларда әлеге түгәрәкне җитәкли, башка җирләрдә дә хезмәт куя. 2005 елда районның элеккеге хакимият башлыгы Евгений Владимирович Лылов ярдәмендә (ул хәзер дә түгәрәккә булыша. - Авт.) районда «Судно модельләштерү» түгәрәге яңадан торгызыла. Җитәкчесе итеп Ю.Тихонов билгеләнә.
Хәзерге вакытта түгәрәкнең ике җитәкчесе бар. Икенче остаз - Владимир Иванович Елисеев - Юрий Яковлевичның укучысы. Алар икесе дә беренче категорияле өстәмә белем бирү педагоглары, параллель рәвештә хезмәт куялар. Ю.Тихонов гомере буе диярлек балаларга белем бирә. В. Елисеев исә монда биш ел эшли. Ул судно модельләштерү белән 8 нче сыйныфтан бирле шөгыльләнә. «Иң мөһиме - монда йөрүче баланың өйрәнергә теләге булсын», - ди ул. В. Елисеев модельләргә интернет аша да заказ бирә.
«Мин түгәрәккә йөри башлагач, сыйныфташларымның яртысы миңа иярде. Ул еллар белән чагыштырганда, хәзерге балаларны бу юнәлештәге түгәрәкләргә җәлеп итү авыррак», - ди Ю. Тихонов. Бүген монда 35 кеше - 3-7 нче сыйныф укучылары йөри. Алар арасында Т.Борисов, Д.Лылов, Э.Елисеев, Д. Ихсанов, Д.Тихонов, А.Хәйруллин аеруча актив. Монда инкубатордагы кебек эшләп булмый, һәр модельгә шәхси якын килергә кирәк.
Техник юнәлештәге түгәрәкләр буш урында гына барлыкка килә алмый. «Моның өчен педагогның тырышлыгы һәм финанс ягыннан булышлык кирәк. Хәер, түгәрәк җитәкчеләре көймәләргә кирәк булган запас детальләрне дә күп очракта үзләре сатып ала. Әлбәттә, әти-әниләрнең дә ярдәме зур. Техник юнәлешкә матди яктан булышлык җитмәү республика буенча күзәтелә. Финанс ягыннан күбрәк игътибар бирелсә, балалар да күбрәк җәлеп ителер иде», - ди Балалар иҗат үзәгенең директоры Рәйхана Иминова.
Түгәрәккә йөрүчеләрнең республика ярышларын калдырганы юк. 2005-2007 елларда Россия күләмендәге ярышларда актив катнашканнар, берничә тапкыр республика чемпионы исемен алганнар. Укучылар Коломнада «Җиңү кубогы» Бөтенроссия ярышларында III (2007), Брянскта судно модельләштерү спорты буенча уздырылган Россия Кубогында III (2008), Россия һәм Яшьләр кубоклары ярышларында II урыннарга лаек була (2011). 2012 елда Казанда Республика ярышларында Балык Бистәсе командасы III урын, ә шәхси зачетта укучылар I-II урыннар ала. 2012 елда Д. Лылов хәтта спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән.
Судно модельләштерү спортында берничә төр модель бар. Копий моделендәге корабны сызым буенча төзиләр. Алар чын корабка охшарга һәм суда төрле биремнәрне үтәргә тиеш. Бу модельләр радио белән идарә итә торган яки бөтенләй идарә ителми торганга бүленә. Тагын бер төр - тизйөрешле кораб. Ул ирекле рәвештә төзелә. Тизйөрешле модельләр, исеменнән үк күренгәнчә, суда тиз һәм төгәл йөрергә тиеш. Модельләр билгеләнгән вакыт эчендә, бирелгән араны узып, ярышта катнаша. Балалар күбрәк радио белән идарә итә торган модельләрне үз итә икән.
Авиамодельләштерү юнәлеше дә бар биредә. Кайчандыр ул да киң колач җәйгән булган. Монда йөрүче балалар самолетларга да тартыла.
2012 елның февралендә Балык Бистәсенең үзендә судно модельләштерү буенча республика ярышлары узган. Анда сигез команда көч сынашкан. Быел да шундый ярышлар булыр дип планлаштырыла. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучыларга уңышлар, корабларына җилнең гел кирәкле якка исүен телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading