16+

«Күңелемнән аның йөрәгенең ару-талусыз әле тагын шактый еллар тибүен сорап, Ходаема ялвардым»

Авылга кайтып, әнием янында бер генә кич булса да торып килдем әле. «Тапкансың язар нәрсә», дияр кайберәүләр.

«Күңелемнән аның йөрәгенең ару-талусыз әле тагын шактый еллар тибүен сорап, Ходаема ялвардым»

Авылга кайтып, әнием янында бер генә кич булса да торып килдем әле. «Тапкансың язар нәрсә», дияр кайберәүләр.

Әйе шул, язам, чөнки газиз әнием турында күпме генә язсам, сөйләсәм дә, сүзләрем бетмәс кебек. Әнием туганнары рухына атап Коръән ашы уздырырга ниятләгәч, алдагы көн өчен кичтән үк кайтып әзерләнә торырга сәбәп чыкты.

Кемгә ничектер, минем үземә авылга кайту - олы бер бәйрәм. Газиз кешең синең кайтуыңны дүрт күз белән көтеп торганда, гади генә очрашулар да бәйрәм төсмере ала шул. Мунчаларын ягып, тәмле ризыкларын пешереп зарыгып көтә ич ул безне әнкәй.
Менә бу кайтуда да әнием белән рәхәтләнеп, озак итеп хуш исле каен себеркеләре белән чабына-чабына, мунча кердек. Аннары гөрләшә-гөрләшә тәмле сый-нигъмәтләр белән чәй эчтек. Җәйгелеккә тышка чыгарып утырткан гөлләрне өйгә күчердек. Әле яткач та бик озак йокыга китә алмыйча, бу ләззәтле минутларга сөенеп яттым. Күңелемнән аның йөрәгенең ару-талусыз әле тагын шактый еллар тибүен сорап, Ходаема ялвардым.

Әнием мин торганчы, тавык-чебешләрен, этен, песиен ашатып, чәйләрен куеп өлгергән иде инде. Ашка әбиләр, апалар килүгә бар нәрсәне хәстәрләп куйдык. Аш та узды, кабат китәр вакыт килеп җитте.Менә бусы инде йөрәкне айкап ала торган мизгелләр.Чөнки безне үз янында тоеп, сөенечтән балкып йөргән әниемнең күзләренә, йөзләренә моңсулык иңә. Шул чакларда җаннарымның ничек өзгәләнгәнен белсәгез иде...

Үзем әлеге юлларны язам, үземнең күзләремнән яшьләрем тама.Инде атна яллары җиткәнен зарыгып көтәсе кала. «Борчылма, газизем, яннарыңа кабат кош балалары кебек очып кайтып җитәрбез!» - дип, күңелемнән генә әнием белән сөйләшәм. Әти-әниләр исән чакта кадерләрен белеп, аларны үзебез белән күрешүдән мәхрүм итеп тилмертмәсәк иде. Безгә бу якты дөньяны бүләк иткән изге затларның теләк, хыялларын аяк астына салып таптамасак иде.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading