16+

Кемдер сыя, кемдер юк...

Казанда соңгы елларда юллар төзелешендә галәмәт зур эшләр башкарылды. Күперләр, җәяүлеләр өчен җир өсте һәм җир асты юл кичүләре сафка басты. «Мөмкинлекле мохит» программасы гамәлгә ашырыла.

Кемдер сыя, кемдер юк...

Казанда соңгы елларда юллар төзелешендә галәмәт зур эшләр башкарылды. Күперләр, җәяүлеләр өчен җир өсте һәм җир асты юл кичүләре сафка басты. «Мөмкинлекле мохит» программасы гамәлгә ашырыла.

Без, казанлылар, бу эшләргә бик рәхмәтле. Көзге якта янә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Кул арбасы тартып йөри башлагач, җир өсте юл кичүләренең кимчелекле якларын үзем дә татыдым. «Казан» агросәнәгать паркындагы ярминкәгә баргач, Җәүдәт Фәйзи урамы тукталышындагы җир өсте юл кичүендә шактый азапланырга туры килде. Андагы лифт бер көн эшләсә, өч көн эшләми. Баскычларга бала арбасын йөртү өчен махсус тимер юллар беркетелгән. Ләкин әлеге юлдан кайсы төрдәге арбалар гына йөри ала торгандыр.

Хатын-кызлар әйтүенчә, ул юлга илебездә ясалган бала арбаларының тәгәрмәчләре сыймый. Шунлыктан яшь аналар бәби яткырылган авыр арбаны күтәреп менәргә мәҗбүр. Абынып егылудан Алла сакласын. Ул кул арбасы тәгәрмәчләренә дә туры килми. Өлкән яшьтәгеләргә текә баскычлардан өскә менүе болай да кыен. Җир өсте һәм җир асты юл кичүләрендәге тимер юлларны бала арбаларының, шулай ук кул арбаларының барлык төрләренә дә ярый торган итеп кабаттан ясап чыксыннар иде.

Фото: http://inkazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading