16+

«Китапханәче заман белән бергә атларга тиеш»

Бүген - Китапханәчеләр көне Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап -белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган...

«Китапханәче заман белән бергә атларга тиеш»

Бүген - Китапханәчеләр көне Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап -белем чишмәсе» дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган...

Китапханә ишеген ачып керүгә, сине, елмаеп, китапханәче каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге мөдире булып эшләүче Фирдәвес Исхак кызы Имамова - нәкъ менә шундый гүзәл затларның берсе. Чирмешән якларыннан килеп, Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган кызның язмышы бөтенләй башка һөнәр белән бәйләнә. Татар белгече кирәк булу сәбәпле, аны студент чагында ук Лобачевский исемендәге китапханәгә эшкә чакырып алалар. Гомеренең 27 елы китапханәче һөнәре белән бәйләнгән. Эшли башлагач, Мәдәният һәм сәнгать университетында икееллык курсларны да тәмамлый ул.
Фирдәвес ханым шәһәр күләмендә уздырылган «Ел китапханәчесе» конкурсының җиңүчесе дә булган иде. Бүген без аның белән китап һәм китапханәче һөнәре турында сөйләшеп алдык.
- Фирдәвес ханым, читтән карап торганда, китапханәче эше китап биреп тору белән генә чикләнә кебек. Аның эчке ягына да күз ташлыйк әле.
- Әйе, халык арасында: «Китапханәченең нинди эше бар соң аның?!» - дигәннәре дә ишетелә. Югыйсә ул очсыз-кырыйсыз эш. Бүген китапханәче замана белән бергә атларга тиеш. Үз белемеңне даими рәвештә арттырып торырга кирәк. Элекке калып белән эшләсәң, бернигә ирешеп булмый. Китапханәчеләргә карата халыкның карашы үзгәрсен иде.
- Бүген, китап укучылар аз, дигәннәрен еш ишетәбез. Укудан туктаган кеше фикерләүдән дә туктый, дигәннәре белән килешәсезме?
- Мин балалар китапханәсендә эшләгәндә бөтен фондны укып бетерүчеләр очрый иде. Үземнең танышларым арасында бүген дә китапны йотлыгып укучылар бар, әмма ун ел элекке белән чагыштырганда азрак. Чыннан да, китап уку фикерләүне үстерә. Аны укыганда аңлатып бетерә алмаслык халәт кичерәсең бит. Бервакыт Туфан Миңнуллин: «Драма әсәрләрен укыганда, кеше күңеле белән бераз артист булып уйнап та бара», - дигән иде.
- Үзегез нинди китаплар укырга яратасыз?
- Мин тормышчан китаплар укыйм. Үзем дә каләм тибрәтергә яратам. Хикәяләр җыентыгым да дөнья күргән иде.
- Сезнең китапханәдә кулга китап бирелмәгәнлектән, анда барып кына укырга кирәк. Бүген укучыларны китапханәгә ничек тартырга соң?
- Беренче чиратта китапханәче үзендә кызыксындыру уятырга тиеш. Кешеләрне кызыксындырырдай яңа ысуллар уйлап табарга кирәк. Бу һөнәреңне дә күрсәтү була. Шунда яшьләр китапханәгә дә килә башлый. Әлбәттә, китапны һәркемнең өйгә алып кайтып укыйсы килә. Биредә утырырга вакытлары да булмаска мөмкин. Шул яктан безгә кыенрак.
- Быел Сез Милли китапханәдә оештырган кичәләр дә халыкта кызыксыну уятты. Ул кем тәкъдиме белән оештырыла башлады?
- Бу хакта башта безнең Милли китапханә директоры урынбасары Сөембикә Җиһаншина белән Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов сөйләшкәннәр. Аннары бу эшне миңа тапшырырга булдылар. Аллага шөкер, халык ул кичәләрне яратып кабул итте. Киләсе сезонда без аларны тагын башларга җыенабыз.
- Сәнгать бүлеге буларак башка чаралар да узмый калмыйдыр бит.
- Без шулай ук опера сөючеләр белән дә хезмәттәшлек итәбез. Алар белән елга дүрт мәртәбә «Музыкаль кунакханә» оештырабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading