Кайсыдыр каһәре, телефонымны кая эләксә шунда калдырып йөрүдән файдаланып булса кирәк, будильник функциясенә Советлар Союзы гимны көен куйган. Рәхәтләнеп йокыга гына киткән идем (мин бик соң ятам), телефон «Союз нерушимый...» дип улап җибәрмәсенме! Ничек сикереп торып басканымны сизми дә калдым, малакаем. Әле аңышканчы ук башта мең төрле уй: «Кайттылар бит!»...
Тумыштан бераз иләсрәк башка әлеге гимнның замана телефонына кемдер шаярып куйган будильник тавышы икәне барып җиткәнче, уянып беткән идем инде. Иртәнге биш.Трамвайлар йөри, кемдер инде эшкә бара, ишек төбендә урам себерүче ике үзбәк талаша... Хм... Колхоз радиолары чоры искә төште.
Совет тормышының мәңгелек бер өлеше дип саналган ул колхоз радиосы бездә дә бар иде бит. Хәер, бөтен җирдә дә булгандыр инде ул. Әлбәттә, без инде заманадан бөтенләй артта калган халык түгел, җирдә төрле дулкыннарны тотучы транзистор кебек нәрсәләр барын да белә идек. Алай гына да түгел, күршедәге без өзелеп сөйгән совет властен нигәдер яратыбрак бетермәгән абзыйның шул чит ил транзисторы аша ниндидер «Голос Америки», «Свобода» радиоларын тыңлаганын да ишеткәли идек.
Һәр иртә үзебезнең радиодагы гимннан башлана. Дөрес, аңа кадәр әниләр торып, сыерны савып, малларны көтүгә озаткан була инде. Гимннан соң безнең өчен ниндидер бер аңлаешсыз нәрсә - иртәнге зарядка була иде радиодан. Ниндидер кырысрак тавышлы абзый ничек чүгәләргә дә ничек торырга өйрәтә иде. Хәер, аны бик тыңлап торып булмый иде, чөнки радиода түгел, янәшәдә булган әби мәктәпкә киткәнче маллар астын чистарту күнегүләрен безгә ярты сүз белән аңлата иде. Маллар астын чистарту, өлгерерлек булсаң, капка төбен себерү - изге вазифа. Ләкин ни булса да, болар шул радиодагы абзыйның иртәнге зарядка ясарга өйрәткән тавышы астында уза, чөнки колхоз радиосы дигән нәрсә авылның әле тагын ике урамына эленгән. Ишетелеп тора. Менә шул кырыс абзый зарядка ясаткан бер мизгелдә радиода нәрсәдер шатыр-шотыр килә дә үзебезнекеләр кушыла. Монысы инде җирле радиоузел. Колхоз дүрт бригадага бүленгән. Һәркайсының бригадиры авыл уртасындагы радиоузелга кереп, тамагын кырып, үз бригадасының бүген нинди эшләр башкарачагын сөйләп чыга. Монда авылның, колхозның бер көнлек язмышы хәл ителә. Кем кая бара, нәрсә илтә, нәрсә ташый, нинди эшкә кушыла - бар да ачык әйтелә. Яшереп-нитеп торган нәрсә юк. Әле дә онытасым юк, бригадирлардан соң бездә бер тилемсәрәк колхоз персиәтеле «итоговый» сүз белән үзе чыгыш ясарга ярата иде. Шул алдагы көндә эш урынында бераз «салып» йөргән абзыйларны ачуланып, кызыбрак китеп: «Бүген дә салсагыз, егетләр, тотып аналарыгызны фәлән итәм», - дигәнрәк сүз әйткән иде. Авыл агайларының мыек астыннан елмаеп: «Әтәй сугышта калганнан бирле әнигә тигән кеше юк иде бугай әле...» - дип сөйләнгәне дә хәтердә.
«Перси»дән соң, гадәттә, авылда булса-нитсә үлем җитемне әйтәләр яки кайсы шоферның сырхаулаганын. Шөгер больницасына алып барасы әйтелә. Кыш булса, соңгы өлеш без укучылар игътибарына. Урамда ничә градус салкын булуга карап, кайсы сыйныфларның укырга бару-бармавы хәл ителә.
«Нәрәт» әйттеләрме, авыл дәррәү эшкә тотына инде. Кайдадыр пытыр-пытыр тракторлар кабына, кемдер ат җигә, машиналар кузгала. Ләкин «нәрәт» беткәч тә радио тынмый әле. Анда концерт башлана. Без Уфа белән Казан арасында булгач, тегесен дә, монысын да тыңлап үстек. Казаннар ишетеп тә белмәгән Рамазан Янбековларны, Илфак Смаковларны ишеттек...
Әле дә хәтеремдә, урамда бер радио иртән авыл көтүе җыела торган җиргә урнаштырылган иде. Көтү озатырга менгән халык «нәрәт»не дә, соңгы яңалыкларны да, «перси» сүзен дә шунда ук тыңлый иде. Комментарийлар да шунда ук әйтелә. Эшләпә формасындарак эшләнгән ул радионокта ниләр генә ишетмәде икән үз гомерендә?! Кайларда ята икән аның аксыл корпусы?
Көн буе колхоз радиосы авылга җан биреп нидер сөйләп (нигездә яңалыклар) йә җырлап (Уфа йә Казан концерты) тора. Кичкә таба тагын үзебезнекеләр кушылып ала. Завклуб тиз генә бу көнне авыл клубында нинди кино буласын әйтә (сирәк кенә концерт та булырга мөмкин). Ә аннары мәктәп завучы Рәис абый (урыны җәннәттә булсын) авыл халкына берәр сәгать политинформация укый. Коммунистик рухта, әлбәттә, чөнки Рәис абый партия оешмасы секретаре да бит әле. Ул укыганнар башка шулкадәр сеңгән ки, мин әле бүген дә «АКШ империализмы» дигән сүзтезмәдән «дерт» итеп китәм. Чөнки дә гомеренең азагын авыл имамы булып тәмамлаган Рәис абыйдагы бөердән чыккан тавыш теләсә кемне теләсә нәрсәгә ышандырырга сәләтле иде кебек. Аннан соң инде кичке концерт. Анысы нигәдер гадәттә русча була. Шуның белән колхоз радиосы сүнә. Минем хәтеремдә төнлә бер генә тапкыр - 1975 елның кышында, авыл мәктәбе янганда гына кабынып алды бугай. Радионың төнлә кабынуы ниндидер шом белән истә калган.
....Теге каһәр шаяртып куйган будильник тавышын алыштырмадым әле. Ничектер балачакларга кайтып килгән кебек булды бит. Торсын әле...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар