16+

Константиновка бистәсендә яшәүчеләр йорт-җирсез, 15 ел документсыз яшәүче Әлмира Гобәйдуллинаны: «Без аны җибәрмибез», – диләр (ФОТОЛАР)

Беркөнне редакциягә Константиновка бистәсеннән мөрәҗәгать иттеләр. «Безнең Әлмирага ярдәм итә алмассызмы? Бик начар шартларда яши. Ә иң авыры - аяклары сызлый. Аңа медицина ярдәме кирәк, тик хастаханәләрдә кабул итмиләр, чөнки документлары юк», - диде күршеләре. Хат эзеннән бистәнең Озерная урамына кузгалдык.

Константиновка бистәсендә яшәүчеләр йорт-җирсез, 15 ел документсыз яшәүче Әлмира Гобәйдуллинаны: «Без аны җибәрмибез», – диләр (ФОТОЛАР)

Беркөнне редакциягә Константиновка бистәсеннән мөрәҗәгать иттеләр. «Безнең Әлмирага ярдәм итә алмассызмы? Бик начар шартларда яши. Ә иң авыры - аяклары сызлый. Аңа медицина ярдәме кирәк, тик хастаханәләрдә кабул итмиләр, чөнки документлары юк», - диде күршеләре. Хат эзеннән бистәнең Озерная урамына кузгалдык.

Язмабыз герое безне урамда ук каршы алды. Табуреткасына таянган, бер кулында себерке. Һәр җомгада шулай подъездларны, ишегалларын тәртипкә сала икән. Җомганы изге көн дип кабул итүе Үзбәкстанда яшәгән чагыннан ук килә. Татарстанга күченгәненә дә 18 еллап икән инде.



«Әти-әнием тумышы белән Яшел Үзән­нән», - дип сөйли башлады Әлмира Гобәйдуллина үзе турында. Подъезд төбендә урындыгын күршесе биреп торган инвалидлар өчен махсус җайланма - ходункига алыштырды, баскычларга җиткәч, таяк­ка үрелде. Гаҗәпләнгәнебезне күреп: «Шулай җайлашасың инде, ничек булса да хәрәкәтләнергә кирәк бит», - дип, авырлык белән икенче катка атлады. Аңа әле 49 гына яшь. Үзбәкстанда чакта әти-әнисе белән төзелештә йөргән, бәйләү, тегү фабрикасында эшләгән. Бәхет эзләп, Татарстанга кайткан. 2000 елларда, Константиновка бистәсендә яшәгәндә, янгын чыгып, барлык документлары көлгә әйләнгән. Бөтен күңелсезлекләре шуннан башланган да бугай. Аннан соң базарда сату иткәндә, башына караклар суккан. Катлаулы җәрәхәт эзсез узмаган - баштагы авырту тора-бара аякларына төшкән. Хәзер менә тураеп баса да алмый, урындык, таяк ярдәмендә генә хәрәкәтләнә. Бер ир-атка йортка кергән булган, тик аның белән дә озак яши алмаган. Ире күптән гүр иясе. Иренең беренче хатыныннан туган улы, кызганып, әтисе фатирының бер бүлмәсенә урнаштырган.

- Әле ярый ул ярдәм итте. Күрше бүлмәдә гаиләсе белән алар яши. Бик салкыннарда үзләрендә кундыралар, - дип сөйли Әлмира апа.

Әңгәмәдәшем яшәгән торакка узабыз. Кечкенә генә бүлмәдә бер өстәл, суыткыч, карават, шкаф, электр плитәсе. Бәдрәф, юыну урыны юк. Бүлмәгә җылылык, су кертелмәгән. Без сөйләшкән арада, йортның идарәчесе Рәйсә апа да кереп җитте.



- Мин биредә әле берничә генә ел яшим. Йортка инде 60 ел тирәсе. Монда элек мич ягып гомер иткәннәр. Тузган торак дип сүтәргә дә уйлаган булганнар, тик яшәүчеләр күченәселәре килмичә каршы торганнар. Нәтиҗәдә әле бер ел элек кенә йортка капиталь ремонт ясый башладылар. Җылылыкны һәркем фатирына үзе сузган, суны да үзе керткән. Мөмкинлеге булмагач, Әлмира сусыз да, җылылыксыз да калган. Шулай да ул кулыннан килгән кадәр тырыша, бүлмәсен үзенчә җыештыра. Суыткычы тулы ризык. Күршеләре бик булыша, - ди Рәйсә ханым.



Ул да түгел, бүлмәгә шул йортта яшәүче бер әби килеп керде. Күршеләрен без алып китәргә килгән дип уйлап:
- Беркая да бармый Әлмира. Без аны җибәрмибез. Ул бик әйбәт кеше. Менә ике метрлы әзмәвердәй күршеләребез подъезд идәнен дә себергәннәре юк, ә ул, аяклары авыртса да, юып ук чыгара. Тәртип бозмый, янына бер ир-атның да килгәне юк. Җылытабыз да без аны, ашатабыз да, суын да бирәбез. Алып кына китмәгез, - дип өзгәләнергә тотынды ак шәлле әби.



Халидә әби астагы катта яши икән, 70 яшь үзенә. Аның җылы ­сүзләреннән Әлмира апаның да күзләре яшьләнде. Үзе турында күптән мондый ягымлы сүз­ләр ишетмәгән хатын, елый-елый, күршеләренә рәхмәт укыды. Алып китәр өчен түгел, ярдәм итәргә килгәнлекне аңлатканнан соң, Халидә әби җомгага дип пешергән коймак­лары белән дә сыйлады әле үзебезне.



Ярдәмгә килгәндә, паспорт алу мәсьә­ләсе без уйлаганнан катлаулырак булып чыкты. Беренчедән, Әлмира Гобәйдуллинаның паспортсыз яши башлавына 15 еллап вакыт узган, җитмәсә бер туганы да, әти-әнисе дә исән түгел. Икенчедән, Үзбәкстаннан күченеп кайткан кеше турында сүз бара. Шуңа да без Татарстанның халыклар дуслыгы йортына мөрәҗәгать иттек. Медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруны сорап, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать юл­ладык. Сезне дә әлеге вакыйгага кагылышлы хәбәрләр белән таныштырып барырбыз.



Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов:
- Халыклар дуслыгы йортында Үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе юридик һәм консуллык ярдәме күрсәтә. «Шәһри Казан» газетасы мөрәҗәгате белән, без аларга авыр хәлдә калган әлеге ханым турында хәбәр иттек. Безнең үтенеч белән якын көннәрдә юристлар Әлмира Гобәйдуллина янына барып мәсьәләне өйрәнәчәкләр, кирәкле мәгълүмат туплаячаклар. Паспорт мәсьәләсендә белгечләр йә Мәскәүдәге Үзбәк консуллыгы, йә Үзбәкстан хакимияте белән элемтәгә чыгачаклар. Бу эшне контрольдә тотарбыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading