16+

Краснодарда да Мамадыш бар...

Үзем санап тормыйча гына кесәгә шудырткач, өлкәннәрнең касса яныннан китмичә акча санап торуларына гаҗәпләнә идем. Ничектер, вакчыллык кебек тоела иде ул.

Краснодарда да Мамадыш бар...

Үзем санап тормыйча гына кесәгә шудырткач, өлкәннәрнең касса яныннан китмичә акча санап торуларына гаҗәпләнә идем. Ничектер, вакчыллык кебек тоела иде ул.

Хәзер кибетләрдәге алдашуны күргәч, акчаны чегыңа карап чагыштырып санасаң да, таманга туры килә. Беркөнне «Магнит» кибетенә кереп, үзебездә эшләнгән сыр алу ниятеннән, «Мамадыш» дип язылганына тукталдым. Кулыма алып язуын укый башласам, адресы «Краснодар шәһәре, Левановский урамы» дип язылган. Шунда ук басып торучы кибетче, «Бу сыр кайда эшләнгән?» дигән соравыма, дорфа гына итеп: «Күрмисезмени, Мамадышта эшләнгән бит», - дип җавап бирде. Ә адресының ни өчен шулай язылуын аңлата алмады. «Краснодарда да Мамадыш бармы әллә?» - дип шаяртып соравыма сатып алучылар да борылып карады. Әмма үз авызларыннан товарларның этикеткаларына дөрес язылмавы турында ник бер сүз чыксын. Югыйсә, анда язылган бәяләр белән чектагы бәяләрнең туры килмәве белән дә еш очрашабыз.

Икенче көнне «Пятерочка»да бер хатын, бәясе төшерелгән әйберләр арасыннан 99 сумлык сумканы алырга дип, кассага акча түләп маташа. Иң элек аның бәясен кабат беләсе килеп булса кирәк, кассирдан сорап куйды. Компьютерыннан караса, 119 сум икән теге. Ачуы кабарган сатып алучы: «Һәрвакыт шулай халыкны алдыйлар», - дип, аласы әйберен алмыйча чыгып китте...

Алдагы көнне генә бер хезмәттәшем белән касса янында кассир һәм сатып алучының шундый аңлашылмаучылык аркасында бәхәсләшүенә тап булган идек. Ул кибеттә дә бәяләр этикеткага ташлама белән язып куелган. Ә акчаны әлеге хатыннан ташламасыз алалар икән. Күпме генә бәхәсләшүләренә карамастан, кибетчеләр үзләрен хаклыга санап калды. Әлеге дә баягы шул компьютерларында бәяләрнең дөресе язылган, янәсе.

Бездә сатып алучыны «надан»га санап, кибетчеләр рәхәтләнеп алдыйлар.

Җитешсезлекләрне әйтү өчен бүлек мөдирен сорыйсың, анысын «юк» дип кенә җибәрәләр.

Бүгенге көндә кибетләрдә сатып алучыга үз фикерләрен язу өчен «Теләк һәм тәкъдимнәр» кенәгәсен булдыру кирәк. Шулай ук башка оешмаларда, транспортта да аны булдыру зыян итмәс иде. Ул чакта клиент хезмәт күрсәтүче белән нервы бетереп тормас иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading