16+

Күреп күңел сөенде

Казан читендә урнашкан Семиозерск авылы урманында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабан туе узды. Балалар һәм оештыручылар белән тулы ике автобус иртәнге сәгать 10да «Апрель» хәйрия оешмасы урнашкан бина яныннан Сабан туе мәйданына кузгалды. Анда балаларны күңелле алып баручылар һәм ризыктан сыгылып торган өстәлләр көтә иде. Бәйрәмне алып баручылар төрле уеннар...

Ә бу вакытта «Рәйхан» кафесыннан махсус чакырылган пешекче Надир Сабан туе кунаклары өчен пылау пешерде. Мәшһүр баянчы Ринат Вәлиев белән тамада Мирхәт Гайсин концерт программасы тәкъдим итте. Балаларның әниләре дә читтә калмады, алар үзләрен артист итеп сынап карады. Соңыннан балалар өчен чын Сабан туе бәйгеләре оештырылды. Кайчы белән бүләкләр кисеп алу, чүлмәк вату, капчык белән сикерүдә, көч сынашкан балалар, шатлана-шатлана бүләкләр җыеп, өйләренә таралышты.
Мин бу бәйрәмгә волонтер буларак барган идем. Гомумән, гомеремдә беренче тапкыр шулкадәр күп мөмкинчелекләре чикле булган балалар белән очрашуым. Беренче минутларда уңайсызланудан, аларга ничек якын килергә дә, ничек сөйләшергә дә белмәдем. Әниләрнең үз балаларына сокланып, яратып карауларын күргәч, күңелем сөенде. Күзләрендә шулкадәр нур һәм сөю хисе аларның.
Дөньяда шундый балалар барлыгы турында онытмыйча, аларның тормышларын ямьләндерер өчен һәркем үзеннән өлеш кертсен иде. Мондый хәсрәттән беркем дә сакланмаган бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading