16+

Кунак

Каучсерфинг дигән сайт мөстәкыйль сәяхәтчеләргә яхшы таныш. Аның аша Россия буйлап һәм чит илләрдә үзеңне кунак итәрлек киң күңелле кешеләр табып була. Әлбәттә, аларга барып торгач, үзеңә дә чакырырга туры киләчәк.

Кунак

Каучсерфинг дигән сайт мөстәкыйль сәяхәтчеләргә яхшы таныш. Аның аша Россия буйлап һәм чит илләрдә үзеңне кунак итәрлек киң күңелле кешеләр табып була. Әлбәттә, аларга барып торгач, үзеңә дә чакырырга туры киләчәк.

М ин дә шулай бер заман «киң күңелле»ләр рәтен тутырырга булдым. Миңа кунакка килергә дип теләк белдергән Мәскәү егете психотерапевт Владимир шундый озын һәм йөрәккә үтәрлек хат язган бит. Мин аңа йөзем дә ачык күренми торган бердәнбер фотомнан шундый игелекле, кызыклы, акыллы кеше булып тоелганмын. Күп илләр гизгән, Африкада җирафлар кочып фотога төшкән егетнең дөнья турында кызыклы хикәяләрен ишетү теләге мине ризалашырга этәрде. Аннан, үземнең дә Мәскәүгә барып кайтырга исәбем бар иде. Фатирымның кечкенә булуы егетне борчымады, юкса үзе бер дә акча мәсьәләсендә төшеп калганнардан түгел иде. «Минем өчен иң мөһиме - җирле халык белән аралашу», - дип язды ул.

Ниһаять, кунакның килер көне килеп җитте. Шунда борчуга калдым да инде. Нәрсә дип чакырдым икән инде мин бер дә белмәгән кешене? Тиздән телефон шалтырады. «Мин тукталышта басып торам, каршы аласыңмы?» - диде сәер тавыш. Аркасына рюкзак аскан, аягына сланцы кигән Мәскәү психотерапевты ялкау гына атлап, исәнләшергә кулын сузды.

- Берәр кибетегез бармы монда? - дип сорады.

Кунак булгач, күчтәнәч аласы булгандыр инде. Кибеткә кердек. Карбыз, йогурт кебек тәм-томнар алгач, вино тәкъдим итте.
Эчмәгәнемне белгәч, кыстамады, өйгә юнәлдек. Кунагым озын юлдан соң юыну бүлмәсенә рөхсәт сорады. Мин сөлге алып килгән арада инде билдән чишенеп, каршымда басып тора иде. Кич дәверендә аның берничә тапкыр җиңел генә кочакларга теләвен сизмәмешкә салыштым. Карбызны кисеп ашарга, чәй эчәргә утырдык. Егет үзенең төрле илләрдәге сәяхәте турында сөйләде.

- Римда ике тапкыр булдым. Беренчесендә ошады, икенчесендә бик түгел, диде ул.

- Ни өчен? - дим.

- Беренче тапкыр студент кызларда туктаган идем, күңел ачтык, кызык иде, янә килгәч, бер сәеррәк ир-атта яшәдем, - дип җавап кайтарды.

Менә бит, кемгә эләгүнең дә әһәмияте бар.

Сөйли торгач, ятыр вакыт җитүен сизми калдык. Урыны идәндә буласын хәбәр иткәч, егет:

- Бәлки диванны төшерербез дә, бер-беребездән ераграк кына ятарбыз, - дип тәкъдим ясады.

Тискәре җавап бераз күңелен төшерде булса кирәк. Яттык, утлар сүнде. Мин моннан һаман үзен сорашам, сәяхәтләре турында сөйләвен үтенәм. Берзаман тынлык урнашты.

- Әйдә, мин сиңа массаж ясыйм, - диде ул.

- Юк, - дип караңгыда күзләремнең шар итеп ачылганын һәм йөрәгемнең куркудан ешрак тибә башлавын сизми дә калдым.

- Эротик массаж түгел бит, гади генә, - ди кунагым.

Мин сүзсез калдым. Авызымнан кыска «юк» сүзе генә чыга алды.

Бу төш булсын да, хәзер берәр минуттан уянсам иде, дигән теләк белән яндым. Теләгем шундук тормышка да ашты. Кинәт егет торып басты да:

- Минем төнге Казанда йөрисем килә. Шәһәр үзәгенә киттем. Кайтып тормам. Иртә белән бераз яр буенда йоклармын да, кич Мәскәүгә китәрмен, - дип төнге 11дә такси чакыртып, китеп барды. Шатлыгым йөземә чыккан иде. Тегене озаттым да, рәхәтләнеп йокларга яттым. Моннан соң таныш булмаган кунаклар чакырмаска дип үземә вәгъдә бирдем.

Владимир миңа сәяхәтләре, каучсерфинг сайты һәм андагы кешеләр турында менә нәрсә сөйләде:

- Мин дөньяның санап бетергесез урыннарында булдым. Барлык илләргә дә шул сайт аша бардым. Төрле илләрдә, төрле кешеләрдә кунак булдым. Бу мохтаҗлыктан түгел, җирле халык белән аралашу, аның мәдәниятен өйрәнергә теләүдән. Сиңа дөресен әйтим, ниндидер җиргә барыр алдыннан, сине кабул итәрдәй кешене озак эзләргә кирәк. Мин йөзләгән кешегә хат җибәрәм, шуларның бер-икесе генә кертергә әзер була. Калганнары йә үзләре сәяхәттә, йә вакытлары юк, йә сине ошатмаска мөмкин. (Менә бит, мин Владимирның йөздән бере булганмын. Минем кебек ягымлы, кызыклы, игелекле кешеләргә күп язган икән). Шуны да әйтергә кирәк, кабул итүчеләр арасында бик бай һәм дәрәҗәле кешеләр бар. Әмма алар үзләренең шундыйлыгын сайтта күрсәтмиләр. Минем Африкада баракта да кунганым бар, бай өйләрдә дә. Берсендә шулай торыр урыным өчкатлы коттедж булды, ә хуҗа илче иде. Шәрыкъ, Африканың кайсыбер илләрендә кунакка хөрмәт зур. Әйтик, бер ярлырак гаиләдә тукталырга туры килде. Хуҗалар миңа баракта урын әзерләде, үзләре урамда йокларга әзер иде. Әти кеше кызына хәтта оекларымны юарга кушты. Мин, әлбәттә, рөхсәт итмәдем. Париж, Лондон, Рим кебек шәһәрләрдә берничә тапкыр булдым. Алар салкын шәһәрләр, шулай да хушың китәрлек истәлекле тарихи корылмалар күп.

Фото: www.ratezip.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading