16+

Кыш бабайда кунакта

Чатнама салкын булуга карамастан, узган ялда Арчага юл тоттык. Барып чәйләр эчеп, хәлләр белешкәч, сүз иярә сүз чыгып, быел Казанның төп Яңа ел шәһәре буласын һәм Кыш бабайларның Кырлайда җыеласын әйтеп куйдым шунда. Кияү озак уйлап тормаган, Кырлай музеена шалтыратып та алган. Иртүк торып, 3 яшьлек оныкны да алып, Кырлайга...

Музей безне, сихри пароход кебек, яп-якты утлар белән каршы алды. Беренче катның матурлыгы һәм «Ягымлы Шүрәле» бәйгесенә килгән балалар иҗаты - кул эшләре белән танышып йөргәндә, Ульяновскидан (үзләре шулай диде) сәяхәтчеләр төркеме килеп төште. Безне ягымлы гына каршы алган Сөмбел Мөдәрис кызы үзе экскурсовод икән, шул төркемгә кушылып, сәяхәтебез башланды. Безне Кушлавыч, Өчиле һәм Кырлай авыллары буйлап йөртеп, кечкенә Габдулланың авыр язмышы, ул вакыттагы авыл тормышы белән таныштырды ул. Мәктәптә эшләгән вакытта бу музейда берничә тапкыр булсам да, күздән яшьләр чыкты. Ә Сөмбелнең Тукай иҗатын яратып, Тукаебыз белән горурланып шигырьләрен татарча да, русча да бик нәзакәтле итеп сөйләве йөрәкләргә барып җитте. Ульяновски кунаклары да, без дә сәяхәттән бик канәгать булып, зур рәхмәтләр әйтеп, Кыш бабай бүлмәсенә - икенче катка күтәрелдек. Мондагы матурлыкны язып кына бетерерлек түгел... Түр башында өрфия чыбылдык белән уратып алынган Кыш бабай караваты, өстәл өстендә зур самавыр, килгән кунакларның теләкләрен язып салу өчен зур-зур тәпәннәр, күз явын алырлык чыршы, шүрәлеләр... Без бормалы баскычлар буйлап аска төшкәндә, беренче каттагы бүлмәдә милли киемдәге егет-кызлар гармун һәм башка уен коралларында уйный башлаганнар иде инде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading