16+

Көйләрендә мәңге яши ул

Шәһәребезнең Авиатөзелеш районының 29 нчы китапханәсендә күренекле композиторыбыз Мансур Мозаффаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе булып узды. Кичәне районыбызның Салих Сәйдәшев исемендәге 17 нче музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары ачып җибәрде.

Көйләрендә мәңге яши ул

Шәһәребезнең Авиатөзелеш районының 29 нчы китапханәсендә күренекле композиторыбыз Мансур Мозаффаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе булып узды. Кичәне районыбызның Салих Сәйдәшев исемендәге 17 нче музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары ачып җибәрде.

Укучылардан Таһир Сөнгәтов фортепианода М.Мозаффаров эшкәртүендәге халык көйләрен һәм «Әнисә», шулай ук З.Хәбибуллинның «Шаян уен» әсәрләрен, Даина Җәлилова исә шул композитор эшкәртүендәге «Каз канаты» әсәрен башкарды. Балалар скрипканы да «иярләгәннәр». Диана Төхбәтуллина композитор Әнвәр Бакировның «Бию көен» сыздырса, Әмир Биктаһиров татар халык көе «Әнисә»не, Салих Сәйдәшевнең «Мәхәббәт җыры» көйләрен уйнады.
Укытучылардан Татьяна Воронина скрипкада Нәҗип Җиһановның «Көй» әсәрен башкарды. Наилә Галимулловна флейтада «Кечкенә вальс» һәм «Сайра, сандугач» көен уйнады. Кичәбезне бизәгән «Назлы гөл» ансамбле кызлары башкаруындагы җырлар да тыңлаучыларның күңеленә бик хуш килде.
Композиторларыбыз Р.Яхин, А.Ключарев, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, Ә.Бакиров һәм С.Сәйдәшев әсәрләрен флейтачылар ансамбленә йөрүче Софья Гайнетдинова, Адель Гильмиев, Дамир Хәсәнҗанов һәм Рита Афиногенова искиткеч итеп башкардылар.
Иң мөһиме шунда - рус укытучылары татар балаларын төрле уен коралларында татар музыкаль әсәрләрен уйнарга, җырларга өйрәтәләр икән. Алай гына да түгел, татар балалары белән бергә рус балалары да татарча җырладылар һәм төрле музыка коралларында М.Мозаффаровның һәм башка татар композиторларының әсәрләрен зур осталык белән башкардылар.
Очрашуда галим һәм шагыйрь Хәнәфи Бәдигый композиторның тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар китереп чыгыш ясады.
Шул ук вакытта кичәдә «Китмә, сандугач» әдәби-музыкаль клубы әгъзалары әлеге композиторыбызның «Сайра, сандугач», «Җиләк җыйганда», «Син кайтмадың» җырларын бик матур итеп җырладылар. Уртак тырышлык белән кызыклы һәм файдалы кичә узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading