16+

Марат Кәбиров: «Байлык культы хакимлек иткән җәмгыятьтә кеше үзен ярлы итеп тоя, аңа беркайчан да җитми»

Матди байлыкны күз уңында тотып әйтелә торган «Акыллы булгач, ник бай түгелсең?!» дигәнрәк бер тәгъбир бар. Бу татар сүзе түгел. Татарда акыллыны кимсетү, ахмакны данлау омтылышы юк. Башка бик күп нәрсәләр кебек үк, урыс аша кергәндер инде. Ләкин ничек кенә булмасын, бу сүз бик тәвәккәл яңгырый, игътибарны яулый һәм дөреслек...

Марат Кәбиров: «Байлык культы хакимлек иткән җәмгыятьтә кеше үзен ярлы итеп тоя, аңа беркайчан да җитми»

Матди байлыкны күз уңында тотып әйтелә торган «Акыллы булгач, ник бай түгелсең?!» дигәнрәк бер тәгъбир бар. Бу татар сүзе түгел. Татарда акыллыны кимсетү, ахмакны данлау омтылышы юк. Башка бик күп нәрсәләр кебек үк, урыс аша кергәндер инде. Ләкин ничек кенә булмасын, бу сүз бик тәвәккәл яңгырый, игътибарны яулый һәм дөреслек...

Бай булу акыллы булуны аңлатмый. Шыр тиле кеше дә байлыкка ирешергә мөмкин. Бу очракта мин фамилияләр атап, мисаллар китереп тормыйм. Теләсәгез, сез аны үзегез дә бик күп таба аласыз.

Бай булу көчле шәхес булуны да аңлатмый. Дөрес, байлыкка ирешүчеләр арасында көчле кешеләр бик күп, ләкин бу төп шарт түгел - көчле кешеләр ярлылар, аеруча урта хәллеләр арасында тагы да күбрәк.

Бай булу кешелекле, изге күңелле булуны да аңлатмый. Әлбәттә, фәләнешәр миллиард акчасын мохтаҗлар өчен тотучы миллиардерлар да бар. Ләкин бу шәфкатьле кеше генә бай була ала дигән сүз түгел.

Бай булу сәламәт булуны да аңлатмый. Чибәр булуны да...

Гомумән, бай булу бары тик кешенең бай булуын гына аңлата, әлеге мизгелдә аның мөлкәт күләме зур икәнен генә билгели, ул кешегә өстәмә сыйфатлар бирми. Ул хәтта әлеге мизгелдә бай булган кешенең иртәгә дә бай булачагын да белдерми.

Ләкин...

Ләкин дөньяга мещан күзләре белән карый торган сантыйрак бер төркем бар. Бу - тотанаклы төркем түгел, заманга, яшәү рәвешенә, пропаганда эшчәнлегенә карап үзгәрә торган төркем. Үз зурлыгы, үз авырлыгы, үз йөзе, үз кыйбласы булмаган төркем инде шунда. Менә шушы беркатлырак бәндәләр күзенә бай кеше акыллы да, көчле дә, шәфкатьле дә, сәламәт тә, чибәр дә булып күренә.

Бай булу файдалы булуны да аңлатмый. Ләкин әлеге беркатлы бәндәләр, берәр файдасы тияр әле дигән өмет белән, теге байның бер алдына, бер артына чыгып өлтерәп тора. Моның алдында ялагайлану дәрте белән үзләренә гел яхшылык кылып торучы урта хәллерәк кешене таптап та узарга мөмкиннәр. Ә теге бай бар дип тә белми. Файдасы да тими, әлбәттә. Әмма болар өметен өзми, бу юлы булмады инде, киләсендә берәр файда итәр дип уйлый.

Акыллы булу да фәкать акыллы булуны гына аңлата, кешегә башка сыйфатлар өстәми. Һәм барысыннан да бигрәк - бай булуны билгеләми. Россия­дә бай булу өчен акыллы булу кирәкми. Шуңа күрә «акыллы булгач, нигә бай түгел» дигән сүз урысныкы да түгелдер, бу аңа чит илдән кергәндер дип уйларга кирәк. Акыл көчен бәяли һәм кадерли ала торган илдән.

Ә бүгенге Россиядә кешене бай дип әйтү кимсетү кебек яңгырый. Ул нибары бер генә ассоциация тудыра - карак, җинаятьче. Ну, йомшаграк әйтсәк, мошенник, жулик, спекулянт. Чөнки бүгенге миллиардерларның күпчелеге - нәрсәдер җитештереп, юкны бар итеп, дәүләткә һәм илгә файда китереп баеган шәхесләр түгел, ә СССРның байлыкларын урлап, талап, алдашып кулга төшергән паразит сыман нәрсәләр. Һәм мондый каракларга бернинди хөрмәт тә, ихтирам да була алмый.

Һәрхәлдә... Булмаска тиеш...

Ләкин...

Илдә мөлкәт культы хөкем сөрә... Кая карама - уңышлылыкны, хөр тормышта яшәү рәвешен данлаган спектакльләр... Байлык, муллык, җитеш тормыш алдында баш июләр... Миллионерлар рейтингы... (Белмим, кемгә, ни өчен кирәктер алар? Кемнәр комсызрак һәм намуссызрак икәнен билгеләү өчен түгелдер ич инде?) Кайсы илдә ял итүе, нинди машинада йөрүе, ничә сумлык күлмәкләр киюе белән мактанучы сәнгать әһелләре. Кабатлап әйтәм, сәнгать әһелләре! Туктаусыз рәвештә байлыкка мәдхия яудыручы телетапшырулар... байлар тормышын тасвирлаган санап бетергесез телесериаллар... Болар барысы да мөлкәт культы булдырырга, акча турында гына уйлый торган кешеләр тәрбияләргә хезмәт итә. Бигрәк тә гомумхәерчелек фонында.

Бүген халыкның күбесе кредит, квартплата һ.б. шундый бурычлар түләүдән ерак китми торган хезмәт хакына эшләп йөри. Һәм ничә сум зарплата алганын кычкырып әйтергә гарьләнә. Чөнки акча, мөлкәт культы белән сугарылган җәмгыятьтә аның хезмәт хакы бик кечкенә, ә үзе бик булдыксыз булып күренә. Шуңа күрә байлык культы хакимнәр өчен бик отышлы. Ул халыкны иң арзан хак түләп эшләтергә, энәсеннән җебенә кадәр таларга мөмкинлек бирә. Һәм беркем дә каршы килмәячәк, беркем канәгатьсезлек белдермәячәк. Чөнки мөлкәт культы идеаль халәт хасил иткән: халык үзенең хәерче булуыннан ояла, моны ныграк яшерергә, баерак булып күренергә тырыша.

Бу исә аны тагы да ныграк бәйли, һәртөрле бурычларга, кредитларга кереп батарга мәҗбүр итә.

Менә бу мохиттә инде адәм баласы үзенең шәхес булуын онытып, үрдә искә алынган төркемнең дөньяга мещан күзләре белән карый торган сантыйрак төркемнең бер вәкиленә әйләнә. Бай кеше алдында өлтерәп тора ул. Һәм әлеге байлыкның ничек барлык­ка килүенә битараф булып кала.

Икенче төрле әйтсәк, байлыкка хәләл тиреңне һәм акыл көчеңне түгеп ирешү дә, җинаять аша, алдашып, урлашып яки үтереп хуҗа булу да - аның өчен барыбер. Иң мөһиме - соңгы нәтиҗә. Ә бу куркыныч. Чөнки бай булганың өчен нидер өмет итеп бүген синең тирәңдә бөтерелеп торган бәндә, өмете тәмам өзелгәч, мөлкәтеңне кулга төшерү нияте белән, иртәгә башыңа да җитәргә мөмкин... Хәтта эш ул дәрәҗәгә үк барып җитмәгән хәлдә дә әлеге төссез төркем вәкиле урлашу мөмкинлеген берничек тә кулдан ычкындырмаячак инде. Һәм ул аз гына матди өстенлек өчен теләсә кемне теләсә кемгә теләсә кайсы вакытта сатып җибәрәчәк.

Байлык культы хакимлек иткән җәмгыятьтә кеше үзен ярлы итеп тоя, аңа беркайчан да җитми... Байлык наркотик сыман бер нәрсәгә әверелә, аның дозасын арттыру таләп ителә башлый.

Шундый хәлләр. Чамасыз байлар яшәгән илдә дөньяга мещан күзләре белән карый торган сантыйрак бер төркем бар. Үз зурлыгы, үз авырлыгы, үз йөзе, үз кыйбласы булмаган төркем. Үз байлыгы булмаган төркем. Кайчагында мин шикләнеп куям, бүген гади халыкның барысы да шушы төркемгә кермиме икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading