16+

Марат Кәбировның бәйрәмнән соң уйланулары...

Элегрәк бу көнне без Республика көне, мөстәкыйльлек яулап алган көн буларак бәйрәм итә идек (хәер, идек дип, быел шул дәрәҗәгә кире менде).ң Дәверләр үзгәреп, йөгәннәр кыскара башлагач, ул шәһәр көне булып кына калды. Шуңа да күпләр бу көнне инде бик әһәмиятлегә исәпләми. Бу көннең әһәмияте юк дип уйлыйсым килми. Миңа...

 Марат Кәбировның бәйрәмнән соң уйланулары...

Элегрәк бу көнне без Республика көне, мөстәкыйльлек яулап алган көн буларак бәйрәм итә идек (хәер, идек дип, быел шул дәрәҗәгә кире менде).ң Дәверләр үзгәреп, йөгәннәр кыскара башлагач, ул шәһәр көне булып кына калды. Шуңа да күпләр бу көнне инде бик әһәмиятлегә исәпләми. Бу көннең әһәмияте юк дип уйлыйсым килми. Миңа...

Элегрәк бу көнне без Республика көне, мөстәкыйльлек яулап алган көн буларак бәйрәм итә идек (хәер, идек дип, быел шул дәрәҗәгә кире менде).ң Дәверләр үзгәреп, йөгәннәр кыскара башлагач, ул шәһәр көне булып кына калды. Шуңа да күпләр бу көнне инде бик әһәмиятлегә исәпләми.

Бу көннең әһәмияте юк дип уйлыйсым килми. Миңа ул халыкның ихтыярын һәм мөмкинлекләрен күрсәтеп торучы бер вакыйга булып тоела. Теләсәк, булдыра алабыз бит, дигәнрәк тойгы уята. Горурлык һәм үкенечләр катыш тойгы.

Шанлы дәвер иде ул. Шул чорда кискен каршылыкларга барып Чечня юлыннан киткән булсак, нәрсә булыр иде икән, дип уйлап карыйм. Бүгенгедән күренүенчә, чеченнар да артык отмадылар. Һәрхәлдә, сугыш нәтиҗәсендә алар менә нәрсәләргә иреште, дип авыз тутырып сөйләрлекләре күренми. Әгәр кайсыдыр өлкәдә ниндидер өстенлекләре бар икән, бу - меңнәрчә гомерне корбан итеп, меңнәрчә язмышны гарипләп алынган өстенлек. Кечкенә һәм кыйммәт нәрсә. Әгәр бер-бер артлы Татарстан да, Башкортстан да кузгалса... Бу очракта да әллә ни үзгәреш булмас, бары тик канкоешларның масштабы гына зураер иде. Ни генә әйтсәң дә, ярты дөньяны дер селкетеп торган Советлар Союзының бөтен көче, бөтен коралы һәм осталыгы ­Россия кулына калды. Бүген кимсетебрәк карарга тырышсалар да, бу - исәпләшергә мәҗбүр итә алырлык көч. Һәм аны санламаска тырышу батырлык түгел, ә хата булыр иде.

Американың, Европа яки башка чит илләрнең яклавына өметләнү дә беркатлылык. Аларның берсе дә гуманитар ярдәм үзәге түгел. Бары тик сәяси һәм икътисади максатларына туры килгәндә генә ярдәм итәргә мөмкиннәр. Һәм алардан алган ярдәмне банктан алган кредит рәвешендә күзалларга була - кайчан да бер түләргә туры киләчәк. Хәтта Рәсәй чигендә яшәп аерылып чыга алган очракта да кол итәргә теләүчеләр, һәртөрле басымнар белән үз тәэсиренә эләктерергә тырышучылар бетмәс иде кебек. Ничек кенә булмасын, Чечня дәверендә Американың да, Европа илләренең дә канкоешларга карата тирән борчылу белдергәне сизелмәде. Дәүләтләр белән илаһи тойгылар түгел, ә исәп-хисап идарә итә.

Менә шундый четерекле шартларда яулап алынган мөстәкыйльлек чынлап та горурлык тойгысы уята. Җитәкчелек халыктан ерак китмәсә, аңа таянып эш йөртсә, күп нәрсәләргә ирешә ала бит, дип уйларга мәҗбүр итә. Аның төп әһәмияте дә әнә шунда.
Без бернинди канкоешсыз да азатлык яулап алу мөмкинлеген күрдек. Яуладык. Шатландык. Әмма аны тиешле дәрәҗәдә саклый алмадык. Бу да табигый хәл. Моңа кадәр бәйсезлек дигән төшенчә белән эш йөрткән булмагач, кайдан беләсең инде?! Без дә ул азатлыкны ничек кулланырга белми аптырап калдык бугай... Бу - объектив күренеш - безнең тәҗрибәсезлек нәтиҗәсе.

Ничек кенә булмасын, бу көн безне үзгәртте. Без инде бәйсезлекне татып караган дәүләт кешеләре. Тотып караган һәм югалткан кешеләр. Югалту да түгелдер бәлки. Хәтта югалту булса да, бу артык мөһим түгел. Иң мөһиме - без аның барлыгын беләбез. Ул мөмкин. Шул җәһәттән караганда, бу көнне Уяну көне дип атарга да ярыйдыр әле.

...Урамга чыгам. Подъездда җыештыручы ханым, үзебезчә саф татарча итеп:

- Эт сугарып йөрисез инде, идәннең кипкәнен дә көтмичә, - дип сукранып кала. Ишек төбендәге эскәмиядә домино сугалар. Кызып киткәндә, беркемнән дә курыкмыйча: «Эх, анаңның сабый чагы...» - дип саф татарча сүгенеп җибәрәләр. Арырак мәйданчыктагы балалар моны ишетми, алар үзләренчә пыр тузып уйный: «Ә син мине тота алмыйсың, тота алмыйсың...»

Бер карасаң, мөстәкыйль Татарстан, туксанынчы еллар рухы беркайда да юкка чыкмаган инде ул. Өйдә яши, ишегалдында уйный. Урамда йөри. Һич югында, милләтпәрвәрлектән бөтенләй ерак торган кеше кыяфәтенә кереп: «Абзый, берәр сигарет тарттыр әле», - дип булса да сорап китә. Кемнеңдер ачык тәрәзәсеннән Салават тавышы белән моңлана: «Мин яратам сине, Татарстан!..»
Шулай булсын. Үзебез яратырлык илдә яшик.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading