16+

«Мин бит сәхнә баласы»

Сәхнә кешене танып булмас дәрәҗәдә үзгәртә, диләр. Ләкин шулай төптән үзгәрешләр булыр дип уйламадым да. Танышым Булат Хәбибуллин үзен сәхнәдә җырлары белән кызлар күңеленә гыйшык утлары салучы, шаян, оста, бер дә тик тормый торган егет буларак күрсәтсә, сәхнәдән төшкәч, авызыннан сүз тартып алып булмый торган оялчан егеткә әйләнә дә куя.

«Мин бит сәхнә баласы»

Сәхнә кешене танып булмас дәрәҗәдә үзгәртә, диләр. Ләкин шулай төптән үзгәрешләр булыр дип уйламадым да. Танышым Булат Хәбибуллин үзен сәхнәдә җырлары белән кызлар күңеленә гыйшык утлары салучы, шаян, оста, бер дә тик тормый торган егет буларак күрсәтсә, сәхнәдән төшкәч, авызыннан сүз тартып алып булмый торган оялчан егеткә әйләнә дә куя.

Булатның сәхнәдәге беренче адымнары алты яшьтән үк башланып китә. Балалар бакчасындагы тәрбиячесе Гөлнара Наилевна аны «Гармун уйный» дигән җыр белән «Созвездие-Йолдызлык» телевизион эстрада фестиваленә алып бара. Булат, яше кечкенә булуга карамастан, сынатмый, «Вокал-соло» номинациясендә беренчелекне алып, Чистай шәһәрендә чыгыш ясый. Шул минуттан ул - сәхнәне, сәхнә исә аны үз итә. Булат сәхнәдән төшми диярлек. «Созвездие-Йолдызлык-2007», «Созвездие-Йолдызлык-2009», «Созвездие-Йолдызлык-2010» фестивалендә катнашып, Казан, Норлат, Чирмешән, Питрәч һәм башка районнарда чыгыш ясап, диплом-грамоталарга лаек була.
Булатның сәхнәдәге образлары төрледән-төрле, бер карасаң, ул танкист формасында «Три танкиста» җырын башкара, солдат образына кереп, «В землянке» җырын җырлый, күп тә үтми, егет сәхнә түренә аякларына роликлар киеп чыга... «Роликлар кию бер нәрсә, әле анда йөрергә өйрәнергә, микрофон тотып җырларга да кирәк бит!» - дип елмая Булат.
Күңелдә калган чыгышларының берсе «Созвездие-Йолдызлык-2012» фестивале дип искә ала Булат. Анда «Татарстан», «Лебяжье озеро» җырларын башкарып, «Вокал-соло» номинациясендә Татарстан буенча 3 нче урынны ала. Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында чыгыш ясый.
Булат туган ягы Балык Бистәсендә үткәрелгән җыр бәйгеләрен дә читләп үтми - Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Салют Победы», «Радуга талантов-2009», «Уйна, гармун-2010» дип аталган район фестивальләрендә катнаша. Сабан туйлары да аннан башка үтми.
Булатның уңышлары, әлбәттә инде, гади бер тырышлык, җиңүгә омтылудан гына тормый. Зур урыннар яулар өчен, вокал белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә кирәк, ди ул. Сәхнә тормышына алып кергән, беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән укытучысы Светлана Гильмановна Касыймовага мәңге рәхмәтле Булат. Бүгенге көндә ул Эдуард Сергеевич Закиров, Наилә Әкрамовна Вәлиева җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Булатның җыр белән мавыгуын әти-әнисе дә хуплап, улларына төрле яктан ярдәм итеп торалар. Беренче тамашачылары, беренче тәнкыйтьчеләре дә алар. Чыгыш ясар алдыннан ул җырларын гаилә әгъзаларына башкара, алар аңа төпле киңәшләрен бирәләр. Әтисе Рәдиф абый, әллә төпчек малай булганга, Булатның бер концертын да калдырмый, һәрчак аның янында.
«Сәхнә минем - авылда туып үскән кечкенә генә бала алдында зур мөмкинлекләр ачты, дөнья күрергә, яңа дуслар, иң мөһиме - үз-үземне табарга ярдәм итте», - ди Булат.
Җырдан кала, Булат бадминтон, волейбол, рәсем сәнгате, бию белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Укуда да төшеп калганнардан түгел. Алдына зур максатлар куйган бу тырыш егет, һичшиксез, үз дигәненә ирешер.
Тулы исеме: Булат Рәдиф улы Хәбибуллин
Туган ягы: Балык Бистәсе районының Бәтке авылы
Туган елы: 7 февраль, 1999
Тормыш девизы: «Теләгеңә ирешергә омтыл!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading