16+

Мин яклыйм

Совет властеннан калган медицина айныткычларын хастаханәләргә калдыралар икән, дигән хәбәрне ишеткәч аптырап калган идем. Кирәкме инде табибларга сасыган, аягында басып тора алмый торган сәрхушләр. Теләсә кайда аунаган исерекләрне чип-чиста урын-җиргә салып, палатада аның акырып, косып ятуы авыруларга кирәкме? Күпләр хөкүмәтнең карарын якламадылар. Бу баштан ук ялгыш фикер иде. Б.Ельцин чорыннан...

Совет властеннан калган медицина айныткычларын хастаханәләргә калдыралар икән, дигән хәбәрне ишеткәч аптырап калган идем. Кирәкме инде табибларга сасыган, аягында басып тора алмый торган сәрхушләр. Теләсә кайда аунаган исерекләрне чип-чиста урын-җиргә салып, палатада аның акырып, косып ятуы авыруларга кирәкме? Күпләр хөкүмәтнең карарын якламадылар. Бу баштан ук ялгыш фикер иде.
Б.Ельцин чорыннан алып эчкечелек фатирларга күчте. Шул елларда күпме притоннар барлыкка килде, шул исерек төркемнәрдә күпме кеше һәлак булды.
Әле газетадан, медицина айныткычлары кире торгызыла, дигән хәбәрне укыгач шатланып куйдым. Айныткычка эләккәннәргә зур штраф салып, 15 тәүлеккә утыртсалар, шәһәр хуҗалыгының кара эшләрен эшләргә әйбәт булыр.
Медицина айныткычлары бик кирәк, чөнки Россия бервакытта да айныячак түгел. Ләкин ул хәзерге заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. «Эфир» телекомпаниясенең «Перехват» тапшыруы айныткычта булган «сәрхуш-кунаклар»ны эфирга чыгарып, халыкка күрсәтсә дә ярый. Эшләгән кешенең эшенә дә язарга кирәктер, бәлки.
Шулай ук наркоманнар проблемасын да чишәргә кирәк инде. Яңа җәмгыять төзибез икән, тормышның бар тармагы да яңартылырга тиеш. «Госнаркоконтроль» хезмәткәрләре наркотик сатучыларны 100 ел буена куып йөрсәләр дә, тотып бетерә алмыйлар. Наркоманнар белән дә эшләр вакыт җитте. Наркоманиянең зарарын пропагандалау юк дәрәҗәсендә. Бу турыда матбугатта, радиода, телевидениедә даими эш алып барылса, минемчә, нәтиҗәләр булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading