16+

Минме «чәйнек»?!

Чынлыкта, мине ул көнне яңгыр гына саклап калды. Өстән орып яңгыр явып тормаса, арттагы шоферлар тәки машиналарыннан чыккан булырлар иде...

Минме «чәйнек»?!

Чынлыкта, мине ул көнне яңгыр гына саклап калды. Өстән орып яңгыр явып тормаса, арттагы шоферлар тәки машиналарыннан чыккан булырлар иде...

Әле күптән түгел генә машина сатып алгач, авылга кайтып килергә булдым. Көндезләрен минем ише «чәйнекләр»гә машина белән Казан урамына чыгам димә, бөкеләр, уңнан кычкырталар, сулдан йодрык болгыйлар, арттан «моргать» итәләр... Кич белән сәгать уннардан соң урамнарда машиналар шактый ук кимегәч тә, башыңны тыгам димә. Төнгә авышкач, башкала урамнарында узыш башлана, автодром дип белерсең! Мин ул көнне Казаннан төнге уникенче яртыда гына чыгып киттем. Беренче минутларда уңайлы, артта да, алда да машиналар күренмәде. Үзем дә, закон бозсам боздым, юлның уң ягыннан - автобуслар гына йөрергә ярый торган полосадан бардым, сәгатенә 40 километр белән...
Яңгыр ява башлады. Дәрвишләр бистәсендә светофорда туктыйм, тик яшел ут кабынгач, кузгалып кына китеп булмый бит, машина сүнә дә сүнә. Шуннан башланды инде, арттагылар кычкырта, «дальний» утларын да кабызып куялар. Инде менә кузгалып кына китәм дисең, сиңа дигән яшел ут кызылга әйләнә дә куя, тагын утырасың. Шул минутларда, әллә машинаның «аварейка» утларын кабызып калдырып, кире тәпи-тәпи генә кайтып китәргәме әллә, дигән уйлар да килде башка. Тышта яңгыр явып тормаса, шулай эшләгән дә булыр идем, билләһи. Чынлыкта, мине ул көнне яңгыр гына саклап калды. Өстән орып яңгыр явып тормаса, арттагы шоферлар тәки машиналарыннан чыккан булырлар иде...
Минем кебек «чәйнек»ләрнең үзләренең дә хаталары зур. Алга да, артка да махсус тамганы ябыштырмыйлар, минеке дә юк. Игътибарсызлык та бар. Ул көнне беренче кечкенә генә авариямне дә ясадым. Юлда яңа асфальт салу эшләре бара, конуслар тезеп куйганнар. Эшчеләре агач астына поскан. Мин үзем дә кая карап, нәрсә уйлап барганмындыр инде, «җыеп алып киттем» юл буендагы бөтен конусларны...
Шуннан соң, кечкенә вакытта әби өйрәткән әллә нинди догалар искә төште. Авылга кайтып җиткәнче, шуларны кабатладым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading