16+

Әни дияргә язсын

«Шәһри Казан» газетасында 2002 елда, студент чагымда басылып чыккан язмамны табып укыгач, кулыма янәдән каләм алырга булдым.

Әни дияргә язсын

«Шәһри Казан» газетасында 2002 елда, студент чагымда басылып чыккан язмамны табып укыгач, кулыма янәдән каләм алырга булдым.

«...Әниләр - һәркайсыбызның рухи терәге, таянычы. Әниләрдән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Гомер буе «әни» дип әйтергә һәм киләчәктә «әни» дигән тылсымлы сүзне ишетергә дә насыйп булсын». Әлеге юлларның язылуына ун елдан артык вакыт узып та киткән. Язмадагы юллар фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең, бүген янымда «әни» дип ике матур кызым бөтерелә.
Әниемнең җылы кочагыннан чыгып, еракларга киткәч, гаилә корып, балалар үстерә башлагач, аның никадәрле кирәк икәнен ныграк аңлый башладым. Бала вакытта ваемсыз булабыз шул. Ә хәзер, балабыз тәртипсезләнеп, сүзне тыңламый башласа, әнием бу очракта ни эшләде, безне нинди үтемле чаралар кулланып тәрбияләде икән, дигән уйлар килә. Бала чирләсә, киңәш сорап, кулларыбыз иң беренче телефон трубкасына үрелә. Медицина белеме булмаса да, әниемнең зирәклеге, тормыш тәҗрибәсенә таянып бирелгән төпле киңәше тынычландыра, адымнарымны ышанычлы итә. Әни киңәше, барыбер, «беренче ярдәм» күрсәтә. «Эх, әни, миндә синдәге зирәклек җитешми», - дисәм: «Борчылма, минем яшьтә сез дә нәкъ шундый булырсыз», - дип көлә ул. Әнинең безне тәрбияләүдә кулланган алымнарын искә төшерергә тырышам. Бер уйласаң, педагогика, психология дәреслекләре буенча да тәрбияләмәгән югыйсә. Әмма мин аның алымнарын Ризаэтдин Фәхретдиннекеннән ким димәс идем. Һәр биргән киңәшен мәкаль-әйтем белән дәлилләп, бер әйтүдән аңларлык итеп җиткерә.
Уй-фикерләремне йомгаклап шуны әйтәсем килә: әниләрне берни белән дә тиңләп тә, алыштырып та булмый, алар - бәһасез. Барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәм, сәламәтлек, балалар игелеге күрүләрен телим. Исән-сау яшәсеннәр, һәрчак янәшәбездә булсыннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading