16+

Нинди туй бу?

Иптәш кызым шалтыратты бер көн: - Туйга чакырдылар әле, син туйларда күп йөргән бит, «стиляга»лар стилендә диләр - нинди туй була соң ул? - ди. Хәлемнән килгәнчә аңлаттым инде. Шулайрак киенәсе була, шундый-шундый итеп залларны бизәргә тиешләр, музыкаль бизәлеше, алып барулары үзенә бертөрле була дим. «Әй, алай булса барып та...

Иптәш кызым шалтыратты бер көн: - Туйга чакырдылар әле, син туйларда күп йөргән бит, «стиляга»лар стилендә диләр - нинди туй була соң ул? - ди. Хәлемнән килгәнчә аңлаттым инде. Шулайрак киенәсе була, шундый-шундый итеп залларны бизәргә тиешләр, музыкаль бизәлеше, алып барулары үзенә бертөрле була дим. «Әй, алай булса барып та...

Иптәш кызым шалтыратты бер көн:

- Туйга чакырдылар әле, син туйларда күп йөргән бит, «стиляга»лар стилендә диләр - нинди туй була соң ул? - ди.

Хәлемнән килгәнчә аңлаттым инде. Шулайрак киенәсе була, шундый-шундый итеп залларны бизәргә тиешләр, музыкаль бизәлеше, алып барулары үзенә бертөрле була дим. «Әй, алай булса барып та йөрмим мин анда!» - ди кызым. Бармыйча калып булмый инде, бертуган абыйсының улы өйләнә бит...

Булганым бар мин андый туйда. Яшьләр өчен, әлбәттә, ярыйсы гына, күңелле, үзенә бертөрле бәйрәм килеп чык­ты, тик ике яктан да чеп‑чи татар туена дип килгән урта һәм олы яшьтәге кунакларны чын күңелдән кызганып кайттым. Безнең халык өчен, барып «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар»ны да җыр­лап кайтмагач, ни кызыгы бар инде ул туйның?

Кеше тавыгы күркә булып күренә диләр инде, ниш­ләптер үзебезнең матур традицияләребезгә караганда, башка халык гадәтләре якынрак тоела хәзер яшьләргә. Әйтмим, гел бер урында таптанырга ярамый, яңалык кирәк, тик безнең милләткә, рухыбыз, асылыбызга бер генә дә хас булмаган гадәтләр кертеп, хәлдән киләме, килмиме - аларча кыланырга тырышкан кешеләр, ким дигәндә, көлке тоелырга мөмкин.

Яшерен-батырын түгел, шөгыльләнгән кәсебем аркасында татар туйларында шактый еш катнашырга туры килә. Төрлесен күргәнем бар. Һәм бик еш кына, яшьләр йә ата-аналар үтенече буенча туй программасына кертелгән чит гадәтләрнең безнең татар туенда артык кунак булуына инанып кайтам. Мәсәлән, соңгы арада һәр туй башында диярлек үткәрелә торган, «каравай» тешләп, гаиләдә кемнең баш икәнлеген билгели торган урыс гадәте керде. Татар гаиләсендә кемнең баш икәнлеге хәзер бала әнисенең карынында чагында ук, УЗИ аппараты ярдәмендә билгеләнә бит инде. Ир икән - баш, хатын икән - муен! Ирләр баш булырга тиеш татар гаиләсендә, кемнең авызы шәбрәк ачыла‑шул түгел! Ни хикмәт, гадәттә, килен кешенең авызы да олырак булып чыга...

Минем уемча, туйда һәрбер гамәл яшьләрнең тормышына ниндидер бер юнәлеш бирерлек, яши башлаганда әзме‑күпме файдалы бер информация җиткерерлек булырга тиеш. Элеккеге заманнарда туйлар нәкъ шушы принцип буенча оештырылган бит. Хәзер, мәсәлән, язылышырга киткәнче кәләшне алырга килгән бичара кияү, урысның «выкуп» дигән шактый ук мәгънәсез һәм бик еш кына шәхесен кимсетә торган бер уенын узарга тиеш. Ул уенга читтән карап торсаң, кияү кеше шушы кызлы йортта иң кирәксез, иң көтелмәгән кунакларның берсе икән дигән нәтиҗә чыгарырга була (яши-яши еш кына бу нәтиҗә дөрес­кә дә чыга үзе). Аны ничек кенә мыскыл итмиләр, нинди генә авыр хәлгә куймыйлар - мин булсам, үзегезгә булсын кызыгыз дип, борылып кайтып китәр идем, билләһи... Андыйларны күп күргәнегез бардыр инде, яңадан сөйләп тору артык, мин сезгә чагыштыру өчен шушы «выкуп» дигәнгә гел капма‑каршы булган бер кияү каршылау вакыйгасын тасвирлап үтәсем килә. Чувашстан ягындагы бер татар авылында булды бу. Башкалардан аермалы буларак, бу туйда кияү бер кирәксез кишер яфрагы булып түгел, ә чын мәгънәсендә көтелгән, кадерле кунак буларак кабул ителде. Бизәлгән туй машиналары кыз йорты янына килеп туктау белән, кәләшнең туганнары капка төбенә тезелеп, чәк-чәкләр белән кунакларны каршы алдылар. Болай ук буласын алдан әйтеп куймаганнар иде булса кирәк, мондый якты чырай күреп, кияү балакай үзе дә аптырап китте. Ишегалдында кәләшнең иптәш кызлары тагын үзләренә күрә бер матур күренеш ясадылар: милли киемнәрдән киенеп, кияүне дә, кияүнең иптәш егетләрен дә ду китереп, татарча биетеп алдылар, һәм бию барышында кияүне аерып алып... келәткә алып киттеләр! Келәт дигәч тә инде ул ашлык саклый торган, онга, тузанга баткан келәт түгел, ә бер кечкенә генә йорт кебек нәрсә иде. Мал йорты диләр инде андыйларны, ул якларда бик киң таралган. Аны матур итеп бизәгәннәр, кияү шул келәтне бизәгән кызларга, җиңгиләргә бүләкләрен таратып чыгарга тиеш иде. Монысына кияү әзер булды бугай, киленнең бәйләнчек иптәш кызларына аталган вак акча түгел, ә әзерләнгән матур матур бүләкләре бар иде. Иң зур бүләк (матур баш яулыгы булды) урын җәйгән җиңгигә дип бирелде. Келәт бавын тотып торырга киленнең энекәше дә бар иде, «келәт бавы бер алтын, безнең апа мең алтын» дигәнне татарча начаррак сөйләшкән малай тиешенчә оештырып чыга алмаса да, аңа да бүләк эләкте. Һәм бөтен тиешле кешеләр белән хисаплашып бетергәч, кияү кәләш янына кереп китте. Иң мөһиме, аларның очрашуы бөтен кеше алдында түгел, ә үзләре генә, күзгә‑күз узды.

Менә бу кияү каршы алу, бәлки бөтен рәвешен китереп үк тә оештырылмаган булгандыр, тик башка туйлардан шактый аермалы, якты бер вакыйга булып истә калды инде. Бездә дә нинди матур йолалар бар бит дип уйлап куйдым. Аларны без куллана гына белмибез. Татарлар төрле төбәктә төрлечә булганга, һәр төбәкнең үзенә генә хас йолалары да бар бит, нишләп безнең яшьләргә нәкъ менә шул төрлелекне кулланмаска ди?

Бу язмамны, Нижгар якларында ишетеп кайткан бер куплет җыр белән төгәллисем килә:
Учакта ут яхшы яна,
Имән утын тыкканга,
Сиңа ходай бәхет бирсен,
Мөселманга чыкканга.

Үзебезнең татар кешеләре белән тормыш корып, татарча матур туйлар уздырып, матур яшәргә насыйп булсын сезгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading