16+

Очрашуга киткәндә хат язып калдыра

Бер дустым свиданиегә йөрергә ярата. Кайдан гына табып бетерәдер ул егетләрне?! Арттырып әйтү булмасын, тик атнага ике-өч тапкыр чыга да чыга инде. Баштарак кавалерлары күңелен төшергән чаклар да булды. Тик хәзер дустым тәмам остарып бетте. «Диссертацияңне дә шул егетләр темасына якларсың инде», - дип шаяртуым да юкка гына түгел.

Очрашуга киткәндә хат язып калдыра

Бер дустым свиданиегә йөрергә ярата. Кайдан гына табып бетерәдер ул егетләрне?! Арттырып әйтү булмасын, тик атнага ике-өч тапкыр чыга да чыга инде. Баштарак кавалерлары күңелен төшергән чаклар да булды. Тик хәзер дустым тәмам остарып бетте. «Диссертацияңне дә шул егетләр темасына якларсың инде», - дип шаяртуым да юкка гына түгел.

Бәлки, газетаны укучы яшь кызларга да кирәге чыгар, дустымның киңәшләрен языйм әле. Ул, таныш булмаган егет белән очрашуга чыгып киткәндә, һәрвакыт хат язып калдыра: «Мин чираттагы егетнең башын әйләндерергә киттем. Исеме - Фәлән, телефон номеры - фәлән. Хәбәр бирсәм, коткарырсыз. Исән-сау кайтып җитәргә өметләнеп, дустыгыз» - менә шундыйрак эчтәлектәге хат иң күренә торган җиргә ябыштырылган була. «Коткарырсыз» дигәненең дә үз сере бар. Шундый кеше инде ул дустым: егет бер күрүдә ошамаса да, кире борылып китә алмый. Менә телефоннан кемдер чакыртып алу - анысы икенче мәсьәлә. Очрашу вакытында дустымның телефоны һәрчак кесәсендә була. Егеткә ни сәбәпледер түзеп тора алмый башласа, телефонын чыгармыйча гына, минем номерны җыя. Үз чиратымда мин кабат аңа шалтыратып, тиз генә өйгә кайтуын, бик мөһим эш килеп чыгуын әйтәм. Дустыңны коткару хакына бераз гына ялган сөйләп алсаң да ярыйдыр, шәт. «Мөһим эш» булгач, егетнең дә җибәрми хәле юк. Менә шулай оста гына котыла дустым.
Машинага утырып киткәндә машина маркасын һәм номерын язып җибәрә торган гадәте дә бар. Бүгенге заманда боларның берсе дә комачауламый.
Бүген өйгә кайтып кергәч, өстәлдә бөтенләй башка эчтәлектәге хат таптым әле: «Сәлам! Мин Раил белән свиданиегә киттем. Син аны беләсең, өченче тапкыр очрашуыбыз бит инде, шуңа күрә, номерын язып тормыйм». Гадәттә, бер үк егет белән икенче тапкыр очрашуга чыкмый иде дустым, әллә үзе корган ятьмәгә үзе үк килеп капкан инде?.. Хәерлегә булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading