Хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә бер яңалыгыбыз бар: бүгеннән"Шәһри Казан"да танылган журналист Равил Сабыр язмалары белән танышып бара алачаксыз. Озак еллар татар матбугатыннан югалып торган үткер каләмле журналистның яңадан нәкъ менә безнең газетада сәхифә алып баруы безнең өчен генә түгел, сезнең өчен дә зур табыш булыр дип ышанып калабыз.
Бүген булмаса, иртәгә бакыйлыкка күчәргә тиешле бер карт әйткән иде бу сүзләрне. Хәлен белергә дип килгән идек без ул көнне аның янына. Мөнәвир абый бик нык авырый икән дигәч, биш кеше машинага төялдек тә киттек. Утырабыз шулай ул үлем көтеп яткан бүлмәдә, тегесе-монысы турында сөйләшәбез, үткәннәрне искә алабыз, кызык-мызык хәлләр дә хәтердә яңара.
Шулай сүз иярә сүз чыгып, Мөнәвир абый сөяркә турында ниндидер бер мәзәк сөйләде.
Хәләл җефетенә шул җитә калды:
- И-и-их, беләсе иде дә бит синең нинди хатын белән чуалганыңны, бер барып күзләренә карыйсы иде дә шуның, әйтмисең инде син аны, үзең белән теге дөньяга алып китәсең сереңне, - ди.
Үзе безнең якка карап күз кыса.
Менә шунда Мөнәвир абый теге сүзне әйтте:
- Үлде инде ул...
Имеш, барыбер барып күзләренә карый алмыйсың. Хатыны төпченә торгач, серенең калган өлешен дә ачып бирде: ир урталары чагында күрше урыс авылындагы бер марҗа янына барып йөргәләгән икән.
Үзе дә урыс авылында яши иде Мөнәвир абый.
- Сине монда нинди җилләр китереп ташлады соң? - дип сораган идем мин аннан берсендә.
- Әтине үтерделәр минем монда, - дигән иде Мөнәвир абый. - Урманга киткән җирдән кайтмады. Икенче көнне гәүдәсен шушы авылда тапканнар. Кем үтергәнен милиция ачыклый алмады. Үзем барыбер табам, дип килеп урнашкан идем яшь чакта, тәки гомер буена берни белә алмадым...
Өч баласы да шушында туып-үскән Мөнәвир абыйның. Уллары марҗага өйләнгән, кызы урыска кияүгә чыккан, оныкларының исеме кайсыныкы татарча, тик күбесе урысча. Татар исемле оныклары белән дә урысча сөйләшә иде Мөнәвир абый.
Менә хәзер аның турында сөйләгәндә, ул үзе теге юлы әйткән сүзләрне кабатларга туры килә: үлде инде ул...
Җүнсез хәбәр яшен тизлегендә тарала бит ул. Теге чактагы сыман машинага төялдек тә Мөнәвир абыйны җирләргә киттек. Без килеп әллә ни вакыт та узмады, аның гәүдәсен йортыннан күтәреп алып та чыктылар. Мин аны-моны аңлаганчы-абайлаганчы, халык тезелешеп урам буйлап зиратка таба атлый да башлады. Иң алда - тактадан ясалган тәре. Алай дисәң, тәре дә түгел ул үзе, чөнки иң өстендә - ярымай.
Бер олырак абзыйга: «Нәрсә соң инде бу?!» - дип сүз каткан идем, ул: «Тавышланма, аларда тәртибе шундый инде», - диде.
Зиратта тезелеп киткән тәреләр арасында кабер казыганнар Мөнәвир абыйга, ләхет алып тормаганнар... Мулла юк та юк инде монда, Коръән уку да юк, гүр сәдакасы да юк, безнеңчә берни дә юк, барысы да ят...
Зираттан Мөнәвир абыйның йортына кире кайтсак, ишегалдына өстәл әзерләгәннәр, хәзер поминка буласы икән...
Бу хәлләр күптән, берничә ел элек булып узса да, гел баштан чыкмый. Онытылды инде дигәндә генә тагын искә төшеп, күңелне үрсәләндереп тора. Менә аптырагач, кәгазьгә яздым...
Бу дөньядан кешечә китәр өчен кешечә яшәргә дә кирәк шул - үзебезчә, ата-бабаларча, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, яшәү рәвешен саклап. Үлем көтеп ятканда уйлады микән Мөнәвир абый үзен ничек соңгы юлга озатасыларын? Борчылды микән шул хакта? Әллә инде гомер буе чит кавем арасында яшәп шулай дөрес дип буталды микән? Ни кызганыч, бу турыда Мөнәвир абыйдан сорап булмый шул. Үлде инде ул...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар