16+

Рәхмәт сиңа, Хадим!

Полиция сержанты Хадим Әхмәдуллин, моннан ярты ел элек эштән Кукмара бистәсендәге өенә кайтып барганда, ярдәм сорап кычкырган балалар тавышын ишетә. «Нурминка» елгасы буенда 6-7 яшьләрдәге балалар кайнаша. Каршы як ярда батып баручы баланы күреп алганнан соң, Хадим, йөгергән уңайга киемнәрен салып атып, бала янына йөзеп китә. Су өстенә иелгән агач...

Полиция сержанты Хадим Әхмәдуллин, моннан ярты ел элек эштән Кукмара бистәсендәге өенә кайтып барганда, ярдәм сорап кычкырган балалар тавышын ишетә. «Нурминка» елгасы буенда 6-7 яшьләрдәге балалар кайнаша. Каршы як ярда батып баручы баланы күреп алганнан соң, Хадим, йөгергән уңайга киемнәрен салып атып, бала янына йөзеп китә. Су өстенә иелгән агач ботакларына ябышкан бала, хәлсезләнеп, суга батканнан-бата бара, үзе тончыга-тончыга ярдәм сорап кычкыра. Хадим малайны кулларына күтәреп икенче ярга алып чыгып сала, беренче ярдәмне дә үзе күрсәтә. Бераз вакыт узып малай аңына килгәч, ул әнисе кулына алып кайтып тапшыра аны.
2013 елның февралендә әлеге малайның әнисе Хадимне очраклы рәвештә автобуста күреп ала. Аның кем булуы һәм кайда эшләве белән кызыксынгач, улын коткарган өчен тагын бер кат рәхмәтләрен җиткерә. Рәхмәтле ана җирле газетага һәм Хадимнең эш урынына да «Полиция сержанты безнең гаиләне зур кайгыдан коткарды, 6 яшьлек Гомәребезгә икенче тормыш бүләк итте. Аңа эшендә һәм тормышында уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим» дигән эчтәлектәге рәхмәт хатларын юллый. Россия ЭЭМның транспортта Казан линия идарәсенә килеп ирешкән рәхмәт хатының язмышы шундый. Әлеге идарәнең патруль-пост хезмәте аерым ротасы хезмәткәре, полиция сержанты Хадим Әхмәдуллин белән горурланырга гына кала!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading