16+

Үрнәк укытучыбыз

Таулар куенына сыенып утырган Аш-Буҗи авылында туган Гөлназ Шамил кызы Зур Сәрдек урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Гел «биш»легә генә укыган кызга башка уку йортлары да ишекләрен киң ачкан булыр иде, билгеле. Ләкин чишмә челтерәвен, инеш буендагы талларда сайраган...

Үрнәк укытучыбыз

Таулар куенына сыенып утырган Аш-Буҗи авылында туган Гөлназ Шамил кызы Зур Сәрдек урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Гел «биш»легә генә укыган кызга башка уку йортлары да ишекләрен киң ачкан булыр иде, билгеле. Ләкин чишмә челтерәвен, инеш буендагы талларда сайраган...

2003 елда университетны кызыл дипломга тәмамлап, ул Кукмараның 1 нче гимназиясенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә. Тирән белемле, бер эштән дә курыкмыйча, һәрвакыт яңалыкка омтылучы Гөлназ тиз арада укучыларның һәм укытучыларның хөрмәтен яулый. Таләпчән укытучы укучыларында әдәбиятка мәхәббәт уятуга әһәмият бирә. Шулай булмаса, инде мәктәпне тәмамлап югары уку йортларына урнашкан укучылары бәйрәм саен котлау юлламас, газета битләре аша аңа рәхмәт җиткермәс иде.
«Елның яшь укытучысы» бәйгесендә җиңү яулавы, 2011 елда «Безнең яхшы укытучы» («Наш лучший учитель») грантына лаек булуы, укучыларының Россия һәм республика күләмендә үткән төрле иҗади бәйгеләрдә һәм конференцияләрдә җиңү яулаулары Гөлназ Шамил кызының заман сулышы белән яшәве, һәрбер яңалыкны эш тәҗрибәсе белән сынавы, үз эшенең остасы булуы турында сөйли. Бу уку елында гына да бер укучысы «Тарих эзләреннән» дигән Бөтенроссия конкурсында җиңүгә ирешкән, алты укучысы республика күләмендә үткән фәнни-гамәли конференция һәм иҗади эш бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булган икән, укытучы йөрәгеннән чыккан сүзләр бала күңеленә барып җиткән дигән сүз. Димәк, төн йокыларын калдырып дәрескә әзерләнүләр, эшне мавыктыргыч, балаларны җәлеп итәрлек итеп оештырырга тырышулар бушка китмәгән.
Гөлназ Нәҗиповага быел тагын бер уңыш елмайды. Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» осталык дәресе бәйгесендә Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 43 мөгаллим арасында үзенең иң көчле икәнен күрсәтеп, ул I урынга лаек булды һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, планшет-компьютер белән бүләкләнде.
Гөлназ сыйныф җитәкчесе буларак та нәтиҗәле эш алып бара. Аның җитәкчелегендәге 29 укучыдан торган коллектив гимназиядә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый, мәктәп тормышының эчендә кайный. Укучылары белән походларга, экскурсияләргә йөрү, һәр бәйрәмне эчтәлекле һәм зәвыклы итеп үткәрү аның гадәтенә әверелде. Сабыйлары күңеленә юл таба белгән укытучыны әти-әниләр дә үз итәләр, килеп туган проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзлиләр.
Укытучы хезмәтен куйган билгеләре, яулаган үрләре белән генә бәяләп бетереп булмый, чөнки һәр билге артында бала язмышы, укытучының тынгысыз хезмәте ята. Балалар күңеленә үтеп керергә юл таба алган икән, киләчәктә дә Гөлназ Нәҗипованың яңа үрләр яулавын һәм укучыларының яраткан укытучысы булып калуын телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading