16+

Рәшит Сабиров: "Чүпи‑чүпи суырып, кипкән бәрәңге ашап кына өйләнеп булмый шул"

Ни өчен егетләр өйләнергә ашыкмый, буйдакларга гаилә корырга нәрсә комачаулый? Россия Федерациясендә дәүләт Гаилә сәясәте

Рәшит Сабиров: "Чүпи‑чүпи суырып, кипкән бәрәңге ашап кына өйләнеп булмый шул"

Ни өчен егетләр өйләнергә ашыкмый, буйдакларга гаилә корырга нәрсә комачаулый? Россия Федерациясендә дәүләт Гаилә сәясәте

концепциясен гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм регионнарны өйрәнү буенча институтның Гаилә һәм демография үзәге, Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе белән берлектә, әлеге темага социологик сораштыру уздырырга булган. Татарстанның 14 районы мисалында, белгечләр бу сорауларга җавап эзләячәк.

Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим, Спаста яшәүче 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге буйдак егетләр арасында аноним сораштыру уздырачаклар. Социологлар нәкъ менә авыл егетләрен өйрәнергә алынганнар. Чөнки статистика буенча, салаларда өйләнмәүчеләр күбрәк икән. Анкетада барлыгы 44 сорау. Беренче өлешендә авылда озак яшисезме, нәрсә белән шөгыльләнәсез, күченеп китәргә уйлыйсызмы, авыл тормышын яхшыртыр өчен нишләргә була дип уйлыйсыз кебек социаль өлкәгә кагылышлы сораулар урын алган. Сораштыруда катнашу мәҗбүри түгел, теләмәгәннәр баш тарта ала.

Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шә­вәлиева:
- Әлеге тикшеренүнең актуальлеге - авыл җирлекләрендә ир-атларның демографик хәлен билгеләү. Шуңа бәйле рәвештә туучылар санын арттыру, үлүчеләр санын киметү буенча потенциаль мөмкинлекләрне өйрәнү, - ди. - Бу буйдакларның санын исәпкә алу түгел, җитди социологик тикшеренү. Сораштыру үткәреп, ирләргә гаилә корырга комачаулаучы, яки, киресенчә, өйләнергә этәрүче сәбәпләрне ачыклаячакбыз. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре 2016 елның башында билгеле булачак.

Соңгы статистик мәгълүматлар буенча, 25‑29 яшьләрдәге мең ир‑атка авыл җирендә барлыгы 832 хатын‑кыз туры килә.

Рамазан Бариев, 40 яшь:
- Нишләп өйләнмим икән соң мин? Белмим, бәлки ирекле тормыш рәхәтрәктер. Башта карьера ясыйсы, фатир мәсьәләсен хәл итәсе килә, бәлки үзеңне бар яктан җитеш итеп хис итә башлагач кына өйләнү турында уйлый башлыйсыңдыр. Ни дисәң дә, барысы да Ходай Тәгалә кулында, димәк, вакыты җитмәгән.

Илназ Сафиуллин, җырчы, 29 яшь:
- Миңа өйләнергә бернәрсә комачауламый. Шулай да иртәгә үк өйләнә алмыйм бит инде, бу бик җитди адым. Ахырдан, башны тотып, ник өйләндем диярлек булмасын дим. Тормышта һәрнәрсәнең дә план белән барганын яратам. Киләчәктә өйләнү дигән изге ниятем бар, әлбәттә. Очрашып йөргән кызым бармы дисезме? Үзегез уйлап карагыз инде, 29 яшьлек егетнең йөргән кызы булмаска мөмкинме?

Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты, 60 яшь:
- Өйләнү - һәркемнең шәхси эше. Теләгән егет өйләнә инде ул. Әнә безнең авылда Заһир абый сугыштан чех кызын алып кайткан иде, Анфиса Әнисәгә әйләнде, ислам динен кабул итте. Егетләрнең өйләнмәвенә экология дә тәэсир итәдер. 1960 елларда ана каз 15 йомырка белән утырса, 15 бәбкәсе дә чыга иде, бүген исә 15 йомырканың ике-өчесеннән генә чыга. Аның да берсе зәгыйфь була. Яшьләр табигатьтән аерыла, ашаганыбыз: икмәк, бәрәңге ничә кат агу белән эшкәртелә, чүпи‑чүпи суырып, кипкән бәрәңге - чипсы ашап кына өйләнеп булмый шул. Экология егетләрнең сәламәтлегенә, дәртенә тәэсир итә.
Фото: lenta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading