16+

Шәһәрдә малай тәрбияләү авыррак

Шәһәр җирендә малай үстерү читенрәк. Кыз бала булса, бер хәл әле, үзенә көндәш булырдай башка кызлардан калышмаска теләп, мәктәптән соң түгәрәкләр юлын таптый башлый.

Шәһәрдә малай тәрбияләү авыррак

Шәһәр җирендә малай үстерү читенрәк. Кыз бала булса, бер хәл әле, үзенә көндәш булырдай башка кызлардан калышмаска теләп, мәктәптән соң түгәрәкләр юлын таптый башлый.

Тәнәфесләрдә манма су булганчы йөгергән, физкультурада дөньясын онытып ярышкан малайларны түгәрәкләр белән генә тыеп кара син. Бу очракта көн-төн эштән башлары чыкмаган ата-аналарга нәрсә ярдәмгә килә дисезме? Әлбәттә, йорт кошлары һәм йорт җәнлекләре.

Айдарның әти-әниләре аквариумнан башларга уйладылар. Тавышы да юк, урынны да күп алмый, янәсе. Бу мыштым гына җан ияләре кадер-хөрмәтне көннән-көн күбрәк таләп иттеләр: электр хисабына суны һәрдаим кислород белән баетырга, суүсемнәренең үсешен көйләп торырга... Балыклары кечкенә булса да, авызлары зур икән үзләренең, салган җимне күз ачып йомганчы сөзеп ашап бетерәләр.

Әнә дус малайлары йорт тычканы алганнар. Ул хасиятне дә күп сорамас, читлегендә берәр нәрсә кимереп утырыр шунда. Боекты тычкан. Аңа карап Айдар күңелсезләнде. Бәй, тычканга да төшеп менәр өчен баскычлар, әйләнә торган карусель кирәк икән ләбаса. Көнне, төнне онытып әйләнде, уйнады читлектәге җан иясе. Төн йокысы бозылган әнисенең дә башы әйләнде.

Әфлисун төсендәге кенәриләр, купшы тутыйлар да кунак булып алды Айдарларда. Тик алар ирекне үз күрделәр.
Песи дә ярар иде дә, Айдарларның өйләренә аны кертмиләр, чөнки песи йоныннан әнисендә аллергия. Тагын нәрсә генә кала инде? Әлбәттә, эт. Бер уч кадәрле кап-кара йомгакны әтисе куенына яшереп алып кайтты.

Шушы көннән Айдарның чын дусты барлыкка килде: командалар биреп сикертте, йөгертте, яшерелгән әйберләрне эзләтте - кыскасы, чын ярдәмче тәрбияләргә кереште. Тик күршеләрнең көненә берничә мәртәбә ишеккә, торбага шакулары гына кәефне кырды. Инде нишләргә? Яраткан малайларын яраткан «уенчыгыннан» ничек аермак кирәк? Бердәнбер чара - малайны эте белән авылга кайтарып куярга.

- Чегән кебек, кап-кара бит бу, - дип каршы алды аларны әбисе.
- Бертуктаусыз өрә, сыер саварга да ирек бирмәде, - дип зарланды апасы.
Таң әтәчләре белән торырга күнеккән бабасы бу юлы кулына калай кәнди тотып чыкты.
- Миннән башка монда сине искә алучы булмас. Кая, кем әле син? Кичә Казан кунакларын каршылау белән әвәрә килеп, бу көчекнең исемен дә сорарга онытканмын. Кнопка, кнопка, кайда син?
Кабаланган, кыштырдаган тавышлар ишетелде.
Шунда ук ашыга-ашыга эт килеп тә басты.

- Йә, дускай, малайны үстереп биргәнне, сине генә үстерә алырбыз, - дип, бабай тынгысыз көчекнең ияк астын кытыклап алды.


Фото: 333v.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading