16+

Син җитмисең, әни...

Без гаиләдә дүрт кыз. Апаларга караганда, әнинең назы мина аз эләкте. Мин төпчек, апалар әни белән күбрәк яшәп калдылар. Ул фани дөньяга күчкәндә, миңа 30 яшь иде.

Син җитмисең, әни...

Без гаиләдә дүрт кыз. Апаларга караганда, әнинең назы мина аз эләкте. Мин төпчек, апалар әни белән күбрәк яшәп калдылар. Ул фани дөньяга күчкәндә, миңа 30 яшь иде.

Әни назы, җылы кочагы, ягымлы карашы, тәмле ашлары - санап бетерерлек түгел, безнең әнидә бер начар сыйфат та юк иде. Ул инде 20 ел салкын җир куенында. Тик кабер салкынлыгы да аның кочагының җылысын суыта алмады. Мин һаман да ул кочакның җылысын тоеп яшим.

Әнием мәңгелеккә киткәндә, минем дүрт айлык авырым бар иде. Бик авырлыклар белән тагын биш ае узды. Кызымны тапкач, үзем әни булгач, әнисезлек хәсрәте тагын да авырайды. Мин әни булдым, ә үземнең әнием юк! Баламны әниемә шундый күрсәтәсем килә иде, көне-төне елый идем. Тормышымда бер үкенечем - балаларымны әнием күрә алмады, бу яктан апаларым бәхетле.

Әни үзен оныттыра алмаслык тәрбия биреп калдырды. Мин дә кызларыма шундый тәрбия бирергә тырышам, мине дә шулай искә алсыннар иде. Миннән хәзергә әнигә, әлбәттә, дога гына кирәк. Исән әниләргә балалардан күп түгел: бер җылы сүз, җылы караш кирәк. Ә балаларга әниләрнең җылы кочагы кирәк.

Фото бизәү өчен генә бирелде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Апалар бэхетле инде, курсэту тугел, тапкан нары саен бала караттылар, узлэре кыз белэн егет кебек яшэделэр

    Мөһим

    loading