16+

Сине, әнкәй, сине сагынабыз

Әниләр! Тормышыбызга ямь бирүче мәрхәмәтле газиз кешеләребез! Балалар өчен һәрвакыт иң сөйкемлесе, иң шәфкатьлесе алар.

Сине, әнкәй, сине сагынабыз

Әниләр! Тормышыбызга ямь бирүче мәрхәмәтле газиз кешеләребез! Балалар өчен һәрвакыт иң сөйкемлесе, иң шәфкатьлесе алар.

Әни! Син дә без - алты балаң өчен иң акыллысы, иң сабыры, иң уңганы идең. Ишле гаиләдә үссәк тә, безне орышканыңны, шуклыкларыбыз өчен әрләгәнеңне хәтерләмим. Һәрнәрсәне, сабырлык саклап, тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләп, хәтергә сеңеп калырлык итеп аңлата белә идең шул. Әти белән дә һәрчак бер сүздә булдыгыз. «Кешеләргә авыр сүз әйтеп берүк рәнҗетә күрмәгез, мөмкин кадәр яхшылык эшләргә тырышыгыз, начар гамәлләр кылмагыз», - дия идегез. Үзең дә изге күңелле, кешеләргә булышучан булдың. Оренбург өлкәсендәге Яңа Муса авылында син туй табыны әзерләшмәгән, телне йотардай бавырсаклар пешереп бирмәгән берәр гаилә калдымы икән?! Аш-суга да, тегү-чигүгә дә оста идең шул. Кыстыбый пешергәндә җәймәләрне синең кебек берьюлы өчне җәючене минем әле күргәнем юк. Күлмәкләрне генә түгел, пәлтәләргә кадәр үзең тегеп кидертә идең син безгә. Килен төшерәсе гаиләгә дә, кияүгә чыгарга җыенган кызларга да ярдәмең гел кирәк булды. «Разия апа, зинһар, булыш!», - дип килүчеләрнең исәбе юк, чигеп биргән кулъяулыкларың, бәйләгән нәфис перчаткаларың өчен чират торалар иде. Шәл остасы булуыңны әйтмим дә инде. Гомер буена ничәне бәйләдең икән син аларны?! Яшь чагында трактор иярләгән кыз буларак, бөтен эшне дә булдыра идең, берсеннән дә куркып калмадың. Безне - ике малай, дүрт кызны да эшкә: «Кулыгыз эш белсен», - дия-дия өйрәтә идең.
Биргән тормыш дәресләрең, киңәшләрең әле дә гел ярдәм итәләр. Берәр эшкә тотынсак та, «әни болай итә иде, әни шулай эшли иде», дип сине искә алабыз, кыенлыклар алдында калганда исә синең: «Авырлыкларны сабырлык белән үткәрергә кирәк, сабыр канатларыгыз сынмасын», - диюең хәтергә килә.
Вафатыңа да февраль аенда 20 ел тула инде, әни. Ә син безнең йөрәкләрдә гел исән, гел япь-яшь. Сине бик юксынабыз, йөзеңә кызыллык китермәскә тырышып яшибез. Бу язма рухыңа дога булып барса иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading