16+

«Сусыз авылдагы йортымда чыккан янгынны сүндерешкән авылдашларыма рәхмәт!»

Кышкы каникулдан соң минем әле төзелеп тә бетмәгән йортымда янгын чыкты. Узган ел газ кертергә җитешмәдем, үзем ясаган мич белән утын ягып кына өйне җылыта идем. Тиешле шартлары булмагач, авыру әниемне, кыш чыгарга дип, күрше Зур Сукаеш авылындагы туганнарыбызның буш калган йортына урнаштырып тордым. Үземнең саксызлык инде, утынны артыграк тутырып,...

Кышкы каникулдан соң минем әле төзелеп тә бетмәгән йортымда янгын чыкты. Узган ел газ кертергә җитешмәдем, үзем ясаган мич белән утын ягып кына өйне җылыта идем. Тиешле шартлары булмагач, авыру әниемне, кыш чыгарга дип, күрше Зур Сукаеш авылындагы туганнарыбызның буш калган йортына урнаштырып тордым. Үземнең саксызлык инде, утынны артыграк тутырып, кичкырын эштән соң, әни янына барып кайтырга дип кенә чыгып киткән идем.

Кичке тугызынчы яртыда күршебез Рамил Ихсанов тәрәзә аша өй эчендәге ялкынны күреп алып, ашыгыч төстә авылдашларны ярдәмгә чакырган. Тиз арада 50ләп кеше җыелып өлгергән. Савымчы Галина Мелихова: «Янгын сүндерергә барыбыз да кар көри торган көрәкләр белән килдек», - ди. Авылда су юк шул безнең, югалып калмаганнар, кар белән сүндергәннәр, рәхмәт яугырлары. Район үзәге бездән 32 чакрым, янгын сүндерүчеләр тиз генә килеп җитәрлек түгел.

Авылдашларым яшәсен, аларга нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр. Насыйбуллиннар, Сафиуллиннар, Хөрмәкәевләр, Гәрәевләр, Хөсәеновләр, Дәүләтгәрәевләр гаи­ләләре һәм башка бик күпләр күрсәткән шәфкатьлелеккә бик сөендем. Кайгы-хәсрәтләр күп күргән кеше буларак, күңелем тулды...

Авылны саклап калу турында законнар күп чыгарабыз дип сөйлиләр телевизордан. Закон чыгару белән генә түгел шул. Урта мәктәбе дә булган безнең зур авыллар да авырлык белән генә көн күрә. Уйламаганда минем өемдә янгыны да чыгып куйды, әнә күршем Альбертның шушы арада 20 куянын хуҗасыз этләр ашап киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading