16+

Тамак хәтере

Ничектер шулайрак килеп чыкты - берара акча бетеп китте. Бөтенләй. Кич эштән кайтканда берәр нәрсә алыйм дип кибеткә керсәм, кесәдә барлыгы бер ун тәңкә акча калган.

Тамак хәтере

Ничектер шулайрак килеп чыкты - берара акча бетеп китте. Бөтенләй. Кич эштән кайтканда берәр нәрсә алыйм дип кибеткә керсәм, кесәдә барлыгы бер ун тәңкә акча калган.

Җитмәсә өздереп ашыйсы килә. Кердем өйгә. Суыткычтан ниндидер калдык-постыклар табып, калган ике йомырканы кыздырып ашадым. Туймады тамак. Ач килеш диярлек йок­ларга яттым.

Ач карынга яхшы уйланыла бит ул, ул кичне уйларым гел шул тамак тирәсендә булды. Иртәгәсен акча мәсьәләсен җайладым, тик менә ашамыйча яткан төн ничектер бәгырьгә кереп калды. Күп кенә нәрсәгә башкача карый башладым кебек. Шул ук өлкәннәр сөйләгәнгә дә. Тагын бер нәрсәне аңладым - бу яшәештә, әллә нәрсә дисәк тә, беренче чиратта тамак тук булу кирәк икән. Калганы - икенче-­өченче чиратта, кем әйтмешли...

Әбием - мине үстергән Сылу карчык, яшьли әнисез калган. Бабай гайрәтле кеше, ялгыз гына яшәмәгән, әлбәттә, яшь хатын алып кайткан. Кияүгә чыкканы булмаган, бәбәй тапмаган Гадилә исемле ул үги ананың усаллыгы турында безнең гаиләдә легендалар йөри иде. Үги үги инде, шактый кыерсыткан ул үги балаларны. Әби сөйләгәннәрне тыңлаганда, чәчләр үрә торыр иде. Ләкин ни булса да, гомере азагына кадәр әбекәй ул Гадиләне ихтирам белән искә алып яшәде. Сәбәбе - 1921 елгы ачлык галәмәте.

- Егерменче елның җәендә, безне - җиде-сигез яшьлек сабыйларны, Гадилә иртән кояш чыкканчы ук уята башлады. Йокы туймаган, торып булмый, тик аны тыңламыйча кара син! Торгыза да авылдан биш-алты чакрымдагы кырга алып китә. Көне буе алабута уабыз. Куллардан кан тама, тик Гадилә туктаттырмый. Көне буе алабута уып кайткач, ул аны өйдә җилгәрә дә, орлыгын чүлмәкләргә тутырып, өстенә элпә генә бал агызып, баз эчендә казылган базга төшереп куя. Һәм көн саен шулай. Арыдык, йончыдык, тик көзгә кадәр диярлек алабута уарга йөрдек без Гадилә белән. Нигә кирәген дә аңламыйбыз, чөнки әле көзләргә кадәр ашау белән андый авырлыклар булмады кебек. Ә аннан 1920-21нең кышы җитте. Авылда ачлык башланды - ашарга берни юк. Кышын урамнар иртәнгә ачка үлүчеләр мәете белән тула иде. Күрше авылларда үз балаларын ашаучылар да булды дип сөйлиләр иде. Ә без - ач булмадык. Гадилә, көн саен, әрли-әрли булса да, өчебезне дә тезеп утырта иде дә шул без җыйган алабута орлыгыннан әзерләнгән берәр ризык белән «сыйлый» иде. Алабута күмәче дә пешерде, боткасын да. Кышларны тук булып, исән-­имин чыктык...

Әби шулай сөйли иде. Гадилә карчыкка ихтирам да шул ел истәлеге икәнен аңлыйм хәзер. Чөнки тамак кайгысы - иң истә кала торганы инде ул.

Соңрак килгән буын - әтиләр буыны истәлекләре дә истә. Елга буеннан, язгы ташу чорында черек бәрәңге җыйганнарын әрнеп искә алалар иде алар. Шул черек бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемәне хәтерлиләр иде.
«И-и-и, берәр заман, тамаклар икмәккә туйса да, черек бәрәңге күмәче пешергәләрбез әле, дип сөйләшә идек», - диләр иде. Монысы да бәгырьләргә кереп калган тамак кайгысы, тамак хәтере... Искә төшерсәң, мондый нәрсәләрне күпләп искә төшереп булыр иде ул.
Әле яңа гына Балтач районына баргач, Арбор авылында гомере буе эшләп яшәгән, әле бүген дә тик тора белми торган Фәләхетдин ага Сәләхетдиновларга кереп, аның истәлекләрен сөйләшеп утырдык.
Заманында Фәләхетдиннең әнисе Шода авылы урманына эшкә йөргән. Ун яше дә тулмаган Фәләхетдин, көн саен дистә чакрымлап диярлек араны үтеп, әнисен каршы алырга йөргәнен хәтерли. Каршы алырга баруның сәбәбе - әнисе, «балам килә» дип, иртән үзе белән урманга әбәткә дип алып киткән ризыгының бер өлешен, ашамыйча, кире алып кайта торган булган. Әнисенең куеныннан уылган бәрәңге кушып пешерелгән кечкенә ипи кисәге чыгарып биргәнен, шуны ашаганын бүген, 70 елдан соң да, бераз ачынып искә ала ул.

- Бар иде шундый көннәр, их, бер тапкыр тамагым туйса, ну эшләп тә күрсәтер идем мин, дип уйлый идем, - ди Фәләхетдин абый. - Тамаклар бермәлне туйды, шуңа гомер буе ат кебек эшләдек тә, эшлибез дә. Бүген оҗмахта яшәгән кебек инде...
Монысы да тамак хәтере. Ач кешегә берни кирәкми. Тамак туймаса, башка кайгы калмый. Җәмгыятьнең хәтерендә иң озак сакланган еллар ул - ачлык еллары.

...Кулга акча кергәч, суыткычны ризык белән тутырып куйдым. Әнинең бәрәңге уңышына шатланганын да яхшы аңлыйм хәзер. Тормышта бик мөһим нәрсә тамак кайгысы икәнен аңлар өчен, бер-ике көн акчасыз тору җитте кебек үзе. Балтачтан кайт­канда, Норма авылында урнашкан гади бер кафега кердек. «Алсу» кафесында өйдә әзерләгән кебек әзерлиләр, бәяләр арзан. Тик бу юлы инде монда да ничектер уйлап, сайлап кына, ашап бетерер­лек итеп кенә алдым ризыкны. Ни дисәң дә, нинди матур сүзләр сөйләсәң дә, ач булсаң, - бу җирдә башка берни кирәкми икән. Хәер, шулай булуы табигыйдыр да инде аның. Бу безнең тамак коллары булуыбыздан түгел, ә яшәешнең шулай корылган булуыннан бит. Ходаем, ачлыклар язма инде. Бүген без башка - андый-мондый хәл булса, 21нче ел кебек кенә булмас иде хәзер. Шуңа беренче чиратта тамак тук булсын. Калганы җайлана кебек аның...


Фото: avivas.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading