16+

Тарих гадел бәясен бирә

Фәнил Гыйләҗевнең «Шәһри Казан»ның 17 һәм 19 сентябрь саннарында басылган язмаларын укыгач, кулга каләм алмый булдыра алмадым.

Тарих гадел бәясен бирә

Фәнил Гыйләҗевнең «Шәһри Казан»ның 17 һәм 19 сентябрь саннарында басылган язмаларын укыгач, кулга каләм алмый булдыра алмадым.

Ничек инде милли хәрәкәтнең башында торган күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Марат Мөлеков (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын) нигез салган Татар иҗтимагый үзәген бинасыз калдырырга мөмкин?! Татар милләтен гасырларга сузылган йокыдан уятуга, Суверенитет турында декларация кабул ителүгә керткән гаять зур өлешен оныттык тамыни?
Ә бит БТИҮ әгъзалары, кайберәүләр кебек, үз кесәләрен кайгыртып ятмый. Республикабызның ул бинаны дәүләт балансында тотарлык кына мөмкинлеге бардыр бит?
Шунысын онытмыйк: бүгенге көнебез, елъязма булып, тарихка күчә бара. Ә тарих һәр вакыйгага һәм һәрбер шәхеснең эш-гамәленә гадел бәясен бирә.
Җитәкчеләр һәм җәмәгатьчелек, моны аңлап, БТИҮне бинасыз калдыруга юл куймас, түрәләр халык сүзен ишетер дип өметләнеп калам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading