16+

Татарларга чәч кистерү ташлама белән булачак

Төркемдәшем Илназны инде ничә ел күргәнем юк иде. Аның дүрт елдан артык чәчтараш (парикмахер) булып эшләвен ишеткәч, аптырап киттем. Югыйсә туры сүзле, гадел, фикерен курыкмыйча әйтә белүче менә дигән журналист чыгасы иде үзеннән. Журналистика өлкәсендә эшләп алды ул. Язмалары «ШК»да да урын алгалады. «Безнең һөнәр белән гаилә туендырып булмый шул,...

Татарларга чәч кистерү ташлама белән булачак

Төркемдәшем Илназны инде ничә ел күргәнем юк иде. Аның дүрт елдан артык чәчтараш (парикмахер) булып эшләвен ишеткәч, аптырап киттем. Югыйсә туры сүзле, гадел, фикерен курыкмыйча әйтә белүче менә дигән журналист чыгасы иде үзеннән. Журналистика өлкәсендә эшләп алды ул. Язмалары «ШК»да да урын алгалады. «Безнең һөнәр белән гаилә туендырып булмый шул,...

Теләче районының Шәтке авылы егете Илназ Кадыйров белән тулырак таныштырып үтим әле.
- Илназ, шәп яза идең бит, ник киттең син журналистикадан?
- Мин шундый кеше инде. Дөреслекне яратам. Ә журналистикада эшләү вакытында мин чынбарлыкны тулысынча чагылдырып булмавын аңладым. Дөреслекне әйтергә ярамый. Ә бу минем өчен бик авыр. Аннары Тукай клубына күчтем. Татар мохитеннән, иҗаттан аерыласым килмәде. Тик андагы 2600 сум хезмәт хакына яшәп булмый иде. Шуннан Казанның үзәк урамындагы бер бик шәп кибеткә каравылчы булып урнаштым. Анда бары тик бай кешеләр генә килә. Бөтенләй башка дөнья. Кыскасы, менә шунда матурлыкка, югары модага, байлар тормышына кызыктым. Үземнең дә алар кебек буласым килә башлады. Шуннан ике дә уйламый, модельләр курсларына язылдым. Кеше янында үзеңне ничек тотарга, тирене тәрбияләү серләренә төшендем. Аннары чәчтараш курсларын тәмамладым.
- Теләсә кем чәч кисүче булып китә алмый бит, моңа сәләт кирәктер?
- Сәләт тә кирәк. Аннары минем укытучым бик шәп кеше иде. Татарларны сөйми торган, ләкин бик профессиональ стилист барысына да өйрәтте мине. Үземдә дә кызыксыну, үҗәтлек көчле булды. Башта куркытты. Аннары, мине күреп, Казанның элиталы чәч кисү салоннарына чакырдылар. Эшем җайга салынды. Үз клиентларым барлыкка килде. Үзем бүлмә арендалап, чәч кисү белән шөгыльләнә башладым. Кемнәр генә килмәде миңа. Иң истә калган танылган йолдызлар - Тина Канделаки, актриса Мария Берсенева, Ольга Кабо...
- Төрле кешеләр очрыйдыр, әйеме?
- Була шундый кешеләр, энергияңне ашыйлар. Алардан соң хәлсезләнеп каласың. Мин кешегә прическа ясаганда фантазиягә нык биреләм, бөтен күңелемне биреп эшлим, иҗат итәм. Безнең эштә күпмедер дәрәҗәдә психолог та булырга кирәк. Кешеләрнең эч серләрен тыңлыйм, киңәшләр дә бирәм. Менә берсендә 36 яшьлек хатын килде миңа. Бер тапкыр да кияүгә чыкмаган. Оялчан гына үзе, дәрәҗәле урында эшлим. Үзгәрергә телим ди. Үзгәрттем мин аны. Яңа образыннан хәтта үзенең дә башы әйләнеп китте. «Сезне насыйбыгыз табачак әле, чөнки күзләрегездә яшәү чаткылары, бәхетле булудан мәхрүм түгел сез», - дидем мин аңа. Күпмедер вакыт узгач, тагын килде бу. Кияүгә чыккан, авырлы. «Синең ярдәмең белән генә тормышымны җайга салдым», - ди. Бәлки бу очраклылык булгандыр, шулай да күңелгә рәхәт булды инде.
- Журналистикадан киткәнгә үкенмисеңме?
- Китмәдем бит мин. Татар матбугатының киләчәге өчен нык борчылып яшим. Матбугатны, татар тапшыруларын күзәтеп барам. Улымны да татарчага өйрәтәм.
- Хыялың бармы?
- Мин татар гүзәллек салоны ачарга хыялланам. Анда төрле милләт кешеләре йөриячәк. Ә менә татарча сөйләшкәннәргә ташламалар булачак. Татар зыялыларының күбесе мескен хәлдә бит хәзер. Укытучылар, артистлар, бигрәк тә олы яшьтәгеләр ярдәмгә мохтаҗ. Минем салон азмы-күпме аларга ярдәм итә алыр иде.
- Укучыларга чәчләрне карау буенча берәр киңәш бир әле?
- Бу ялган чәчләр өчен, берүк, халык медицинасы куллана күрмәгез, чәчегез яшел төскә дә керергә мөмкин, андый чәчләргә бары профессиональ тәрбия кирәк. Майлы чәчләрне икешәр тапкыр юарга киңәш итәм. Ахырдан бальзам кулланыгыз, ул чәчләрне сынудан саклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading