Авылның кулъязма тарихы барлыгы турында картлар әйткәли иде, тик күпме эзләп тә, аның эзенә озак еллар төшә алмадым. Күпләр фикеренчә, әлеге тарих 60нчы елларда укмы, 1976 елда Иске Иштирәк мәктәбе янгандамы юкка чыккан дип саналып килде. Ләкин бер классикның «кулъязмалар янмый» дигән гыйбарәсе дөрес булып чыкты.
Иске Иштирәк авылы тарихы буенча материаллар туплап йөргәндә, миңа шул авылның мәктәп директоры, Бәкер авылы кешесе Әсгать Малик улы кулъязма һәм аның шактый тулы булган тәрҗемәсе язылган дәфтәр тапшырды. Дәфтәрдәге искәрмәләргә караганда, ул заманында Сибгать Насыйбуллин кулында булган. Сибгать аны тәрҗемә дә итеп караган, аннан дәфтәр Керкәле авылы кешесе Җәүдәт ага Һилаловка эләккән һәм ул 1991 елны кулъязманы шул чактагы мәктәп директоры Талия Бәдретдиновага тапшырган. Кулъязманың төп нөсхәсе түгел бу, ә 1983 елда Хәниф мулла улы Фуат ага Вилданов күчереп язган нөсхә. Әлбәттә, 1928 елда Кәшшәфетдин мулла Бакиров хәтердән язган тарихта кайбер төгәлсезлекләр бар. шул ук вакытта кулъязма тарих безгә бернинди архивлардан алып булмаган мәгълүматны бирә.
Гарәп хәрефләре белән язылган кулъязманы Айдар Гайнетдинов кириллицага күчерде. Кулъязманы җентекләп өйрәнсәң, тарихны язучы Кәшшәфетдин мулла шәхесе бик кызыклы яктан ачыла. XIX гасыр азагы татар интеллигенты - Кәшшәф мулла турында шулай дияргә була: тормыштагы бар нәрсә белән кызыксынып, һәр нәрсәгә үз карашы булган, патша сәясәте белән дә кызыксынган, ул чорда чыккан «Тәрҗеман» газетасын да яздырып алган бер кеше булган ул. Үзе Чыршылы мәдрәсәсендә Ризаэддин Фәхреддиновта укыган. Соң язмышы - аяныч, репрессиягә эләгеп сөргенгә озатыла. Йортына хезмәтчеләре хуҗа була. Сүз уңаеннан, Бәкердә, Кәшшәф мулланың нигезе, ул салдырган таш келәтләр бүген дә тора әле... Тарих шактый зур, шуңа күрә, бүгенге язмада аның кайбер өзекләренә генә тукталасы иттем. Әйтик, Кәшшәфетдин үзе шаһит булган 1921 елгы ачлык галәмәтләренә, мәчетләр салыну тарихына, кайбер муллалар турындагы кызыклы мәгълүматка. Бүген тарих белән кызыксынучылар байтак. Бәлки әлеге язма кемнәргәдер кызыклы тоелыр. Тере истәлек ич бу. Шул ук Фатыйх Туйкин турында, мәсәлән. Хәер, башкалары да...
* * *
«...Мөхәммәдфатих Мөхәммәдзакир улы Туйкин турында. Зәй Каратайдан килде. Ул укытучы булып эшләде. 1920 елның 13-14 февралендә ерткычларча үтерелә. Бу кеше шушы елда совет хөкүмәте тарафыннан безнең авылга рәсми укытучы булып килгән иде. Гаять гүзәл холыклы, гыйлеме дә аз түгел иде. Мәхкәмәи шаргыядән имам хатыйп мәдрәсәсеннән алган шәһадәтнамәсе дә бар иде. Әткәсе Мөхәммәдзакир мөәзин иде. Ошбу Фатих 1920 елны 13-14 февраль көнне совет хөкүмәтенә каршы чыккан сәнәкче яки чапанчылар тарафыннан ошбу Бәкер авылында бик җәфаланып атып үтерелде һәм тиреслеккә илтеп ташланды. Сәнәкче отряд дигәннәре кемнең коткысы беләндер Каратай, Чүти, Куакбаш авылларыннан җыелган шарлатан вә хулиганнар иде. Үзебез дә ошбу отряд фетнәсеннән көч-хәл белән генә калдык. Укытучы Факихә кызыбыз да көчкә котылып калды. Фатих мәрхүм тиреслеккә ташлангач кич караңгы булганчы шунда ятып караңгыда йортка кайтарып куелды. Икенче көнне аны күмәргә никадәр халык тәшдик ителсә дә, куркулары, фетнәләнүләреннән куркып күмүче булмады. Нихаять ошбу көнне ясигътан соң үземнән башка 2 кеше белән хөрмәтләп җеназа укып күмдек. Кабере Бәкер каберлегенең җәнүб шәрык (көньяк-көнчыгыш. - И.Ш.) тарафындарак урталыктадыр. Өстендә рәшәткә-ихатасы да бар.»
«...1897 елда ошбу Россия мәмләкәтендә перепись вакыйгасы булды. Бу перепись халыкның хисабын алу өчен генә булса да, хөкүмәтнең ул вакытта чит дин әһелләренә шик тудыру мөмкин дип, бөтенләй христиан диненә кертү сәясәте кулланганы өчен мөселманнар моңа нык каршы тордылар. Бу һәркайда ризасызлык тудырды.
Комментарийлар