16+

Тавык мие

Безнең ишегалдына күршенең бер тавыгы килә дә керә, керсә, куып та чыгарып булмый. Ихатаның бөтен тишеген белеп тора. Шунда туып, шунда үскән диярсең. Югыйсә, чат ябышып ятарлык нәрсә дә юк инде. Инәй күптән мал асрамый. Кош-кортны да былтыр бетердек. Шулай булгач, ишегалдында җим дә, кош кызыгырлык башка хозурлыклар да юк....

Тавык мие

Безнең ишегалдына күршенең бер тавыгы килә дә керә, керсә, куып та чыгарып булмый. Ихатаның бөтен тишеген белеп тора. Шунда туып, шунда үскән диярсең. Югыйсә, чат ябышып ятарлык нәрсә дә юк инде. Инәй күптән мал асрамый. Кош-кортны да былтыр бетердек. Шулай булгач, ишегалдында җим дә, кош кызыгырлык башка хозурлыклар да юк....

Безнең ишегалдына күршенең бер тавыгы килә дә керә, керсә, куып та чыгарып булмый. Ихатаның бөтен тишеген белеп тора. Шунда туып, шунда үскән диярсең. Югыйсә, чат ябышып ятарлык нәрсә дә юк инде. Инәй күптән мал асрамый. Кош-кортны да былтыр бетердек. Шулай булгач, ишегалдында җим дә, кош кызыгырлык башка хозурлыклар да юк. Аптырарсың, ни өчен шулай кыланадыр...

Халыкта тавык мие эчкән нәрсә дип әйтү бар. Кемнеңдер башы бик эшләп җитмәгән очракта әйтәләр. Янәсе, тавык кебек аңгыра, башы ничурта да эшләми.

Бераз дөреслек тә бардыр инде. Ни генә әйтсәң дә, бер тавык та машинада йөрми, самолетта очмый, атом бомбасы уйлап тапмаган. Һич югында: «Миллятиббизни саклыйк, туган тилибизни онытмыйк!» - дип, тавык халкы өчен көрәшеп, фейсбукта да утырмый. Акыллы булган өчен түгел бит инде. Ә бәлки, акыллы булган өчендер.

Авылда тавык асрамаган кеше юктыр. Бик файдалы кош: ел әйләнәсенә җитәрлек йомырка сала, ите була. Ризыкка да бик нәзберек түгел: нәрсә бирсәң - шуны ашый, берни дә бирмәсәң, бакчаңа кереп, үзенә кирәген таба. Һавадагы торнага караганда, ихатаңдагы тавык яхшырак. Бер яман гадәте бар инде, күршеләргә йөрергә ярата. Ашарына бирсәң дә, бирмәсәң дә, күршегә чабарга атлыгып торган тавыклар була. Белмим, нәрсәсенә кызыгалардыр. Ризыгы тәмлерәк микән күршенең, әтәче матуррак микән. Хәер, монысы инде адәм балаларына да беркадәр хас гадәт бугай. Үз җиребезнең матурлыкларын күрмичә, без дә бит чит илләргә барып, шуларның кәрлә агачларына, ком далаларына, пеләш тауларына сокланып йөрибез. Аларныкы кызыграк булып тоела. Тавыклар да шул чамарактыр инде.

Шуның аркасында кайчагында ике күрше хатыны арасында тавыш-гауга да чыгып куя. Берсе: «Тавыкларың бөтен бакчамны чокып бетерде», - дип башласа, икенчесе тагын нәрсәдер дип каршы төшә. Шул рәвешле талашып китәләр дә җиде буын бабасын тикшереп бетерми туктамыйлар. Бер-ике көн бер-берсенә дәшми йөрергә дә мөмкин. Аннан тагын татулашалар. Тормыш дәвам итә.

Бакчасына кергән күрше тавыгы өчен талашып тормый торган кешеләр дә була. Менә шундыйларның берсе күрше тавыгын тота да, аякларын бәйләп, зур табак белән каплап куя. Иренә язу калдыра: вәт, шундый-шундый эш, кайту белән тавыкны чалып куй. Ир эштән кайта. Бакчага чыга. Табакны ача. Ә тавык юк. Эзли башлый хәзер. Анда да юк, монда да юк. Бөтен куак төбен, бөтен кыяр арасын карап чыга... Ә тавык хуҗасы моны күреп тора инде. Күршегә нәрсә булды икән дип аптырап ихатасына чыкса, бер тавыгы сөйрәлеп йөри моның. Әле бер канаты белән тырмашып шуыша, әле икенчесе белән. «И мәхлук, берәр ерткыч кулына эләкте микәнни», - дип килеп караса, тегенең аяклары бәйләнгән.

Вәт шул. Теге табак астындагы тавык, үзенең үлемгә хөкем ителүе белән килешмичә ничектер котылып, шуыша-шуыша, үз йортына кайткан.

Без фашист әсирлегеннән качкан кешеләрне герой итеп сөйлибез. Бер карасаң, тавыкның бу гамәле дә үзенчә бер героизм бит инде. Аның турында китаплар язылмаса да, хуҗасы бик югары бәяли. «Шул кадәр хәлдән дә котылып чыга алгач, бу бик гади тавык түгелдер. Ходай аңа озак яшәргә кушкандыр дип, аны чалу турында уйлап та карамадым. Үз үлеме белән үлде», - дип сөйли.

Ул кадәре үк булмаса да, күршеләрдәге тамга салу акциясенә эләгеп кайткан тавыклар үзебездә дә очраштыргалый торган иде. Ну, кемнеңдер баласы кайта шәһәрдән. Әнисе әйтә инде: «Балам, тавыкларга тамга саласы иде», - ди. Теге абзарга чыга да шундагыларның барысын да ниндидер буяуга буяп чыга. Ул тавыкларны йөзгә танымый бит инде, аның өчен барысы да бер. Вьетнам базарындагы сатучылар кебек. Вәт шуларның барысына да тамга салып чыга. Шуннан тамгалы тавыкларның бер өлеше үз абзарына чаба. Биләмдә йөрергә ничек кенә яратмасын, тавык барыбер үз йортына кайта. Үзенекен таный, үз итә. Менә шуннан соң әйт инде син «тавык мие эчкән» дип...

...Ә менә безнең ихатага кергән теге тавыкны куып та чыгарып булмый. Абзар-кураның, ишегалдының бөтен тишек-тошыгын белә, һич уйламаган җиргә кереп кача, каядыр кереп югала, шуннан тагын бөтенләй башка җирдән килеп чыга. Ярый, дип, кул селтәргә туры килде. Тавык моннан китеп тә карамый.

Күрше кергәч, бу хакта үзенә дә әйттем. Ә аның бик исе китмәде.

- Безгә ашарга гына кайта ул, - ди. - Калган гомерен гел шушында үткәрә. Әниеңнән алган идек бит өченче ел.

Шунда барысы да аңлашылгандай тоелды.

Инәй күптән мал асрамый. Кош-кортны да былтыр бетердек. Шулай булгач, ишегалдында җим дә, кош кызыгырлык башка хозурлыклар да юк. Чат ябышып ятарлык бернәрсә дә юк, ә тавык кайта, чөнки монда аның туган җире.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading