16+

Театрсыз яши алмады

Т атарстанның халык артисты Ирек Баһманов кичә безнең арадан китеп барды... 83 яшьлек артист узган сезонны сәхнәдә уйнап тәмамлаган иде. Җәй көне инсульт кичереп, айлар буе урын өстендә ятканнан соң бераз тернәкләнеп, инвалид арбасына утырып та театрга килгәли башлаган иде.

Театрсыз яши алмады

Т атарстанның халык артисты Ирек Баһманов кичә безнең арадан китеп барды... 83 яшьлек артист узган сезонны сәхнәдә уйнап тәмамлаган иде. Җәй көне инсульт кичереп, айлар буе урын өстендә ятканнан соң бераз тернәкләнеп, инвалид арбасына утырып та театрга килгәли башлаган иде.

Берничә көн элек кенә театрга Мәсгут Имашевның иҗат кичәсенә дә килгән иде ул. Соңгы көннәренә кадәр театрсыз, аның һавасын суламыйча яши алмады Ирек абый.
Ирек Баһмановның күп роль­ләре икенче планда гына булуларына карамастан, алар онытылмый, халык күңелендә яшиләр. Әйтик, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә ул уйнаган Искәндәр дисеңме, «Әни килде»дә Инсафмы, «Бабайлар чуагы»нда Җәүдәт һәм башкалар булсынмы - үзенә генә хас осталык белән башкарылды. Аңа багышланган китапның «Әлмәндәр улы» дип аталуы да очраклы түгел. Үзенә хөрмәт күрсәткәннәре өчен ул театрга рәхмәтле булып яшәде.

Ирек абый сәхнәдә генә түгел, радио аша да тамашачы күңеленә үтеп керде. Заманында Мөхәммәт Мәһдиев тә үз әсәрләрен Ирек Баһмановтан укытырга яраткан. Хатыны Рәшидә апаны озак еллар тәрбияләп соңгы юлга озатканнан соң, Ирек абыйның йөзләренә моңсулык иңде. Аны югалтуны ул бик авыр кичерде. Инде менә үзе дә китеп барды. Хуш, Ирек абый. Бәхил бул!..

Наилә Гәрәева:
- Ирек белән без сабакташлар. Ирек моңлы кеше иде. Аның гармунда яисә пианинода уйнап җырлаганын таң калып тыңлый идек. Ул тыйнаклыгы, зыялылыгы белән аерылып торды. Ирекнең юморга бай булуы авыр вакытларда аны коткара иде.

Әзһәр Шакиров:
- Ирек бәхетле артистларның берсе булды. Мин үзебезнең театрда 80 яшендә шундый зур роль уйнап, иҗат кичәсен үткәргән артистны хәтерләмим. Ул иптәшләрен беркайчан да кыен хәлгә калдырмады. Аңа Марсель Сәлимҗанов та, тикмәгә генә: «Синең белән разведкага барыр­га була», - димәгәндер. Ирек барыбыз өчен дә үрнәк булды.

Фирая Әкбәрова:
- Безнең Ирек абый тормышта бик сабыр, итагатьле кеше иде. Мин аның кешеләргә каты бәрелгәнен күрмәдем. Ирек абый белән дус булган кеше бик күп еллар аның белән янәшә атлады. Ул чын егет була белде. Аның хатынына булган мөнәсәбәте дә күп яшьләргә үрнәк булырлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading