16+

Үткәнем – горурлык, киләчәгем – өмет

– Алло, исәнмесез, Сезгә Америкадан кайнар сәлам! – Төркиядән сәлам! – Кытайдан сәлам!

Үткәнем – горурлык, киләчәгем – өмет

– Алло, исәнмесез, Сезгә Америкадан кайнар сәлам! – Төркиядән сәлам! – Кытайдан сәлам!

Тукта, чү! Миңа кемнәрдән сәлам агыла соң? Бу илләрдә минем туганнарым да юк лабаса!
– Бу кем була?
– Бу Сезнең укучыгыз Гарипова Лиана...
Кара, мин укыткан кызлар бөтен дөньяга сибелгән икән бит! Әйе, әйе, географик карта буенча күзләремне йөртеп чыксам, үзем белем биргән укучыларымның Җир шарының барлык почмакларында булуларын белеп, шатланып та куям! Төркия, Кытай, Финляндиядә яшәүче шәкертләремнән килгән сәламнәр тагын бер кат горурлык хисе уята. Ватаннан читтә яшәүче укучыларымның туган телемнең затлы, дәрәҗәле, олпат тел икәнлеген тирән аңлап, шул илләрдәге татарларым белән аралашып гомер итүләренә сөенәм мин. Шагыйрь Сибгат Хәким әйткәнчә:
«Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә!» 
Татар диаспорасы белән аралашып, үз туган телендә сөйләшеп, аңлашып яшәүче укучыларым дөньякүләм эшләрдә дә катнашып йөриләр, димәк. Мин, гади татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сибелеп яшәүче татар кешесе белән аңлашып, тел, гореф-гадәт, йолаларны онытмаучы, аларны башкаларга да өйрәтүче балалар тәрбияли алуыма бик шатмын. 
Ә менә киләчәккә мин нинди өмет баглый алам соң? Гомеремнең яртысын яшәсәм дә, әле эшемә дәртем, яраткан хезмәтемә ялкынландырып торучы илһамым бар. Киләчәккә тәрбияле, әдәпле, көчле рухлы буынны үстерәсе килү теләге мине эшкә канатландыра. Заманның әхлаксыз күренешләре арасыннан туры һәм дөрес юлны сайлый белә, әти-әнисенә, гаиләсенә үрнәк күрсәтә торган шәхесне мин әле тагын тәрбияләрмен дип өметләнәм. Якын киләчәкне үз кулларында тота алырдай, башкаларга матур тормыш бүләк итүче, авырлыкларны җиңеләйтүче, ябылып, халыкны эшсез калдырган завод-фабрикаларны, колхоз-совхозларны аякка бастырып, яңадан-яңа технологияләрне булдыручы киләчәк заман кешесен тәрбияләргә әле минем көчем җитәр дип уйлыйм. Мин тәрбияләгән шәхес киләчәктә барлык кешеләргә дә рәхәт тормыш бүләк итәр дигән өметтә калам. Өметем акланыр да!
Күпкырлы шәхесне тәрбияләүгә һәркем үзенчә якын килә. Бер яктан карасаң, укытучы хәзерге алга киткән технологияләргә таянып, киләчәк тормышны кулларында тотып бара торган балалар үстерергә тиеш, фәнни-техник прогресс чорында һәрбер яңа чыккан инновацион технологияләрне шәхес тәрбияләүдә файдалана белү кирәк тә. Әмма гаиләдә үзенә тиешле тәрбияне алып бетерә алмаган инсанга яңа заманча технологияләр генә тәрбия коралы була алыр микән? Баланың күңеленә кешелеклелек орлыкларын чәчеп, аны вакытында сугарып, тиешле уңышны – өлгергән җимешне ала белү дә кирәк укытучыга.
«Укытучының исеме генә дә ни тора бит! Безнең балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә»,– дигән рус язучысы Александр Фадеев. Менә шул киләчәкне матур, өметле итеп күрәсе килү теләге мине укытучы булып мәктәптә дә, гаиләдә дә, гомумән, тормышта да яшәтә. 
Үткәне булмаганның киләчәге юк, диләр. Минем үткәнем бай: җәмгыятькә хезмәт итә торган укучылар тәрбияләдем. Үткәнем бар һәм ул бай да икән, димәк, киләчәгем дә өметле! Матур һәм якты киләчәкнең без тәрбиялисе яшь буын кулында икәнен аңлап, һәр иртәне эшкә ашыгам. 

Рәмзия Садыйкова, Казан шәһәре Киров районының 4нче интернат-гимназиясе укытучысы.

фото: kosino-uhtomski.mos.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading