16+

Тукай белән Сара апа да онытылмасын

Юнысов мәйданы гөлбакчага әвереләчәк. Журналист Дамир Бәдриевнең шушы исемдәге язмасын шатланып каршы алдык. Тик шатлыкның бер чите китек булып чыкты. Үз йортыбыз белән Ф.Кәрим урамында яшәгән идек. Юнысов мәйданында урнашкан бакчалар аша яшь вакытта күп йөрергә туры килде. Әлеге мәйдан янында урнашкан Г.Тукай музеенда ун ел буена Казан шәһәр татар...

Иске Бистә турында әтием миңа күп истәлекләр сөйләгән иде. Иң кыйммәтле истәлек - Габдулла Тукайны мәңгелек юлга Юнысов мәйданы аша озаталар, аның гәүдәсен хушлашу өчен мәйданның бер бакчасына куялар. Әти «Г.Тукай турында истәлекләр» дигән китабында болай дип искә ала: «...Г.Тукайны соңгы юлга озату бик тә авыр булды. Шагыйрьнең җәсәденә күп халык җыелды. Иртән Клячкин хастаханәсе янын халык уратып алды. Без яшьләр дә шунда. Халык диңгез кебек. Озатучылар төркеме буйга озыная, иңгә киңәя. Печән базарын ерып йөргесез. Урам пычрак. Башлар иелгән. Күздән яшь ага. Озатучылар агымы диңгезне хәтерләтә.
Җеназа Юнысов мәйданында укылды. Үзәктән Яңа Бистә зиратына кадәр халык ташкыны иде». Шушы урында туктап, үз фикеремне әйтеп узыйм әле. Г.Тукайның Юнысов мәйданында җәсәде куелган икән, урынын билгеләп, шунда истәлек ташы урнаштырылса, бу күркәм эш булыр иде.
Мәйданда капиталь төзекләндерү эшләре башлана икән, 20 ел буена сөйләнә торган проект, композитор Сара Садыйковага һәйкәл тагын онытылып калырмы? Татарстан Министрлар Кабинеты Сара апага һәйкәл кую турында өч тапкыр карар чыгарды. Ул нигә үтәлми?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading