16+

Турада «Шәһри Казан» журналистын «кулга алганнар»

Шәһәр хакимияте соравы буенча, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбәдә май аена кадәр дәвам итәчәк. Татарстанның башка шәһәрләрендә, шулай ук район үзәкләрендә дә ярминкәләр оештырыла.

Турада «Шәһри Казан» журналистын «кулга алганнар»

Шәһәр хакимияте соравы буенча, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбәдә май аена кадәр дәвам итәчәк. Татарстанның башка шәһәрләрендә, шулай ук район үзәкләрендә дә ярминкәләр оештырыла.

Башкалада 16 гыйнвардагы ярминкәләрдә сатып алучылар азрак иде, белеп җиткермәгәннәр, күрәсең. Узган шимбәдәгесенә инде Яңа Савин, Мәскәү районнарында халык Сабан туена җыелган кебек чыккан иде. Хатыным Әлфия белән Тура базарындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен карап кайтырга булдык. Базарын да күргән юк, ачылганына инде ничә ел. Адоратский урамында 36нчы маршрут автобусына утырып, башта Урман аръягы бистәсенә килеп төштек. Җирле «эшкуарлар» Тура базарына кадәр такси хезмәте күрсәтә, бәясе һәр кешегә - 40 сум. Сәетгалиев тукталышыннан («Казан-1» тимер юл вокзалы) Тура базарына 117нче маршрут автобусы йөри. «Энергоуниверситет», «Тандем», «Яшьлек», «Восстание урамы», «Горький шоссесы», «Урман аръягы бистәсе» тукталышлары аша уза. Атнаның эш көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә, ә ял көннәрендә 7.00-17.00 сәгатьләрдә хәрәкәтләнә, бәясе - 20 сум, транспорт картасы гамәлдә. Ярты сәгать көттек 117не. Яшел Үзәнгә бара торган юлның сул ягында урнашкан Тура базары ангарлар шәһәрчеге икән. Ярминкәнең зәңгәр ангар каршындагы мәйданчыкта узуын белдек. Ун чатырда фермерлар ит сата, «Майский» теплицасы - кыяр, Арчадан тере балык алып килгәннәр. Бөтен сәүдә шуннан гыйбарәт, тагын биш-алты кеше өстәлләргә куелган продукцияне күзәтеп йөри.

Фотоаппаратымны чыгарып, ике кадр төшерергә өлгермәдем, янәшәмдә центнердан артык гәүдәле сакчы пәйда булды.

- Нәрсә төшерәсез? Монда фотога төшерергә рөхсәт юк, - ди бу.
- Мин корреспондент, - дип, таныклыгымны күрсәттем.

Юк, өзми-куймый, һаман үзенекен сөйләвендә сакчы иптәш:
- Әйдәгез, базар администрациясенә!

Америка шпионын эләктергән суперагент диярсең! Күреп, белеп торабыз, кайбер җирләрдә журналистларның камераларын бәреп төшергән очраклар да бар бит. Мин дә кулымдагы кыйммәтле фотоаппаратны ватмасын тагы, дип, шикләнеп куйдым.

Киттек моның белән базар администрациясенә.
- Тура базары - шәхси территория, фотога төшерергә, видеоязма ясарга ярамый, - дип, тыныч кына аңлаттылар.

- Мин урамда фотога төшерәм бит, бина эчендә түгел. Республика һәм шәһәр җитәкчеләре ярминкәләргә зур әһәмият бирә, сез каршылык күрсәтәсезме?
- Юк, каршы түгел. Ярминкәне языгыз, фотога төшерегез, Тура базарына пропаганда бик кирәк. Сорау туса, мөрәҗәгать итегез, - дип, итагатьле генә озатып калдылар.

Ләкин минем кәеф кырылган иде инде. Күңел хакы өчен генә ярминкәгә тагын бер сугылдык. Ярминкә мәйданы өчен җаваплы Мариф Исмаилов: «Тура базарында Яшел Үзән, Биектау, Арча, Лаеш, Теләче районнары фермерлары сату итә, агропредприятиеләр дә катнаша. Продукция сәүдә челтәрләрендәгедән 25 процентка арзанрак. Бездә дә ярминкәләр май аена кадәр эшләячәк», - диде.

Тура базарында күрше-тирә республикалардан һәм өлкәләрдән килгән җиңел автомобильләр күзгә еш ташлана. Казанлылар бирегә сукмак салмаган икән әле, дигән уйда, буш автобуска барлыгы дүрт кеше утырып, кайтып киттек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading