16+

Узып барышлый

Сәер кеше Метродагы кафеда бер абзый белән бер өстәлгә туры килдек. Украинадан килгән качак булып чыкты бу. Донбасстан. Әти‑әнисе Арча ягыннан. Шахтада эшләгән. Хезмәт хакын алтмыш меңнән дә ким алган чакны хәтерләми. Хәзер хаклы ялда, пенсиясе дә шул чама икән. Унсигез машина сатып алып рейска җибәргән булган. Хәзер аларны төрле...

Узып барышлый

Сәер кеше Метродагы кафеда бер абзый белән бер өстәлгә туры килдек. Украинадан килгән качак булып чыкты бу. Донбасстан. Әти‑әнисе Арча ягыннан. Шахтада эшләгән. Хезмәт хакын алтмыш меңнән дә ким алган чакны хәтерләми. Хәзер хаклы ялда, пенсиясе дә шул чама икән. Унсигез машина сатып алып рейска җибәргән булган. Хәзер аларны төрле...

Сәер кеше
Метродагы кафеда бер абзый белән бер өстәлгә туры килдек. Украинадан килгән качак булып чыкты бу. Донбасстан. Әти‑әнисе Арча ягыннан. Шахтада эшләгән. Хезмәт хакын алтмыш меңнән дә ким алган чакны хәтерләми. Хәзер хаклы ялда, пенсиясе дә шул чама икән. Унсигез машина сатып алып рейска җибәргән булган. Хәзер аларны төрле җиргә яшереп киткән. «Барысы да юкка чыкмас әле», - дип өметләнә. Зарланмый. Киресенчә, тормыш шартларыннан канәгать. Начар яшәми идек, ди. «Монда халыкны бөтенләй бушка эшләтәләр икән бит», - дип, безне кызгана. Әллә нинди сәер кешеләр бар инде бу дөньяда...

Эшләргә кирәк
Россия буенча уртача хезмәт хакы 30 мең тирәсе исәпләнә икән. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Татарстанда бу күрсәткеч - 31 мең сум. Өстәвенә, әле бер ел эчендә республикада миллионерлар 15 процентка арткан, бүген аларның саны 14 мең 276 кешегә җиткән. Тормыш шартлары яхшыра, Аллага шөкер, дип сөенергә генә кала инде моны укыган кешегә. Һәм чынлап та, бу уртача хезмәт хакын алу өчен таулар-ташлар җимерү дә, адәм күтәрмәс газаплар кичерү дә кирәк түгел. Моның өчен бары тик... гади татар журналистына - ике, укытучыга - өч, авыл абзыена ун урында эшләргә генә кирәк.

Аллага шөкер
Һәр иҗат кешесенең сәеррәк үзенчәлеге буладыр. Күпләрнең өйдә кадак та какмавы, гаилә мәшәкатьләренең тулысынча хатыннары иңендә булуы турында сөйлиләр. Аяз Гыйләҗев, мәсәлән: «Мин кибеткә кереп бер кило бәрәңге генә алсам да, ул көнне бер җөмлә дә яза алмыйм», - дип әйтә торган булган. Классикларыбызның андый гадәтенә мин сокланып һәм беркадәр көнләшебрәк тә карыйм. Тынчу һавалы торгынлык елларында, каргалган Советлар илендә бик интегеп яшәсәләр дә, алар шул үзенчәлекләренә кадәр саклый алганнар.

Ә без кечерәйдек. Без хәтта бүгенге ирекле һәм бердәм Россиядә дә алай эшли алмыйбыз. Без, киресенчә... Әгәр суыткычым тулы түгел икән, мин тыныч күңел белән язарга утыра алмыйм, чөнки бүген тизлек заманы. Бер хикәя язып бетергәнче, бәяләр күтәрелә. Бу зарлану түгел. Зарланырга хакым юк. Менә минем бер күршем бар. Аның айлык хезмәт хакы эшкә йөрергә дә җитеп бетми. Ул да зарланмый. Аның да хакы юк. Шөкер итеп кенә яшибез шулай. Ни өченме? Моңа безнең хакыбыз бар чөнки!

Аерма
Мәкалә - хикәядән яки журналистика әдәбияттан ничек аерыла? Мондый сорауны еш ишетергә туры килә. Моңа, гадәттә, журналист - чынлап та булган хәлне, ә язучы уйлап чыгарылганны сурәтли, дип җаваплыйлар.

Журналистика
Медкомиссия үтәр өчен анализын бер литрлы банка белән алып килгән егет, лаборантның гаҗәпләнүенә җавап итеп, банкадагы сыекчаның яртысын эчеп куя.

Әдәбият
Гадәти күренеш. Бер егеткә медкомиссия үтәргә кирәк. Һәм аңа анализ алып килергә кушалар.

Күренеш гадәти... Барыгыз да күз алдына китерә аласыз... Әмма егет гадәти түгел...

Ул шаяртырга уйлый. Һәм юл уңаена бер литрлы банка белән... алма согы сатып ала...

Капкачын алыштыра, этикеткасын ертып ташлый һәм шуны ак халатлыга суза.

- Сез нәрсә! - дип аптырый ак халатлы кыз. - Нигә шултиклем алып килдегез?!

- Ну, бик күп булса, беразын эчәбез аның, - дип елмая егет. Һәм чынлап та яртысын эчеп куя.

Парадокс
Берәр урында җыелышып сөйләшеп торсаң, бөтен кеше дә зарлана. Теге юк, бу юк, ди. Сүзләренә колак салсаң, чәчләр үрә тора. Кая бакма, мохтаҗлык икән дип уйлыйсың. Дөнья тулы мохтаҗлык, дөнья тулы хәерче икән...
Шуннан урамга чыгасың... Һәм күзең шар була. Шултиклем капма-каршылыкның сәбәбен аңларга тырышудан. Менә үзегез уйлап карагыз. Дөнья тулы хәерче... һәм урам тулы машина! Аллы‑гөлле киемнәр! Тук чырайлар һәм ач күзләр.

Фото: delona5.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading