16+

Ватылмый торган күкәй

Балаларны да алдыйлар. Әмма аларны, бездән аермалы буларак, ике кат алдап булмый...

Ватылмый торган күкәй

Балаларны да алдыйлар. Әмма аларны, бездән аермалы буларак, ике кат алдап булмый...

Тычкан асылынырлык ук шыр буш түгел түгелен, әмма миңа кирәкле нәрсә - йомырка юк суыткычта. Аның урынына, кукыраеп, киндер-күкәйләр тезелешеп киткән. Бәләкәй кеше - кызым, миңа караганда да остарак итеп, телефоннан әтисенә әмер биреп кенә тора. «Кайчан кайтасың әле, әтием? Кибеткә керә калсаң, киндер-күкәй ал әле, ярыймы». Минем шул ук телефоннан әйткән исемлектәге ярты әйбер онытылып калырга да мөмкин, ә теге берсе-берсе 37-55 сум торган кибет күкәйләре кайтып тула. Ишек төбендә үк рәхмәтен чуты-чуты үбеп аңлаткан кызыма карап, мин дә елмаям.
Алабыз инде, алабыз. Ул киндер-күкәйнең бер файдасы булмаса да (аның шоколады ашалмыйча өстәлдә каңгырып йөри-йөри дә чүп чиләгенә оча әле), баланы сөендерер өчен, өйдә аның өзелеп торганы юк. Өч-дүрт күкәй урынына берәр кулга тотарлык уенчык та алып булыр иде. Әмма әллә рекламасы шуның кадәр популярлаштырды аның, әллә шоколад эченнән яки кырыеннан чыккан вак уенчыгы ошый балаларга - нәрсә кирәк дигәндә, киндер-күкәй булсын.
Иң башта чыкканнары әле кызыклы да, бәясенә карата эчтәлеге дә ярыйсы кебек иде. Хәзергеләренең исә тышы бар - эче юк дигәндәй... Сайлап-сайлап алган буласың, бишесенең өчесендә бер үк пазл була да куя. Бу ни хикмәт инде? Энә күзе чаклы катыргы кисәкләрен 2-5 яшьлек бала тезеп утыра димени?! Димәк, тышы да, эче дә чүп чиләгенә дигән сүз. Сюрприз дигәннәре шуңа барып тоташа да. Баланың игътибарын хет унбиш минутка булса да үзенә юнәлтә алырлык вак уенчык тыксалар да начар булмас иде югыйсә!...
«Миңа киндер-күкәй башка ошамый», - диде әле кызым да, инде фәләненче кат бер үк кечтеки генә магнит кисәге чыгуга бөтен кәефе кырылып төшкәч. Баланы бит аны бер үк әйбер белән ике кат алдап булмый. Юк-бар уенчык кисәге чыкса, кош тоткандай йөри торган бәгырь җимеше хәзер сорамый да ул күкәйләрне. Дөрес, әле суыткычта ишеген ачуга шалтырап йөргәннәре бетеп өлгермәде. Мин әйтәм: боларын ачып, ташлап бетерик тә инде, бәлки, ул урынга әтиебез, кибет йомыркасы түгел, ә тавык йомыркасы алып кайтып тутырыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading