Ләкин хатын төшләнгәндә, теге баланың: «Мин синең бөтенләй башка континент кешесеннән туган җимешең булам», - дигәнен иренә әйтмәде.
- Төшкә ни кермәс. Зинһар, тынычлана күр. Балабызга зыяны тия күрмәсен, - дип, ире хатынының карын тирәләрен бисмилла әйтеп сыпырды да сыпырды.
Ир бу сәер төшне хатынының берничә мәртәбә күреп саташуын, әлбәттә инде, белмәде. Хатын да төштәге таныш күренешләрне кино караган кебек итеп, тыныч уздырырга тырышты.
Ниһаять, хатын соңгы көннәрен бала табу йортында, табиблар күзәтүе астында булып, борчылып-хәвефләнеп, кылган гөнаһларының тиз көндә мәгълүм буласыннан куркып уздырды. Кич була да таң ата, таң ата да көн туа дигәндәй, бала да дөньяга аваз салды. Ана, бик авырлык белән тапкан баласыннан соң хәле үтә мөшкел булса да, баласын үзенә күрсәтүләрен үтенде. Ул, татар чырайлы малаен күреп, һуштан язды.
Вестибюльдә шашар хәлгә җитеп типкән йөрәген тынычландыра алмыйча, тыпырчынган җанын, үзен кая куярга белмичә арлы-бирле йөргән ир каршына ак халатлы, көләч йөзле бер ханым килеп басты. Ул, ихластан елмаеп:
- Тәбрик итәм сезне, хатыныгыз менә дигән ир бала тапты, - диде.
Бу шатлыклы хәбәрне ишетүдән чак кына башы әйләнеп киткән, әле аңына килеп җитмәгән ир:
- Аяклары, куллары бармы? - дип сорады.
- Бар, аяклары, куллары да, башка җирләре дә бөтен, исән-сау, Ходайга шөкер, - диде ханым.
Ир, аякларының туктаусыз калтыравыннан хәле китеп, каршыдагы диванга барып ауды. Ул моңарчы җанын, тәнен басып торган билгесезлектән котылып, бушанып калды. Үзенең әти булуын аңы-зиһене аша үткәрерлек дәрәҗәдә түгел иде әле ул.
Комментарийлар