Гаҗәпләнәм мин хәзерге балаларга. Салкында да, җылыда да мәктәпкә әти-әниләре машина белән илтеп куя, дәресләрдән соң каршы ала. Бер дә җәяү йөрмиләр.
Скопировать ссылку
Гаҗәпләнәм мин хәзерге балаларга. Салкында да, җылыда да мәктәпкә әти-әниләре машина белән илтеп куя, дәресләрдән соң каршы ала. Бер дә җәяү йөрмиләр.
Аеруча шәһәр җирендәгеләр «рәхәткә чыккан». Авыл җирендә дә күрше авыл мәктәпләренә махсус автобуслар йөртә укучыларны. Әле шул автобус ватылып калса, ата-аналар тавыш куптара. Имеш, минем балам мәктәпкә ничек барып җитәргә тиеш? Югыйсә, үзләренең дә күбесе күрше авыл мәктәпләренә җәяү йөреп укыган бит. Безгә X-XI сыйныфларны бөтенләй күрше Чувашия Республикасында укырга туры килде. Ничек алай булгандыр инде ул, хәзер теркәлү урыны буенча мәктәпкә урнашу да бер бәла, ә монда чит республика татар укучыларын бер проблемасыз кабул иткән. Безнең авыл чуваш авыллары белән чиктәш иде. Шулай да ара ерак. Көн саен мәктәпкә дүрт чакрым җәяү бара идек. Буранмы, кармы, яңгырмы – бер көн калмадык. Әле зонтиклар да юк ул чакта. Арып-талып килеп җиткәннән соң, кайсы көнне өс-баш юешләнгән килеш алты-җиде дәрес укыйбыз, шуның берсе физкультура булса, тагын да мөшкел. Дәрестә кышын чаңгыда басуларны урап кайта идек. Аннары тагын дүрт чакрым кире өйгә тәпилисең. Кайткач та ятарга вакыт юк, әнигә булышасы, сыер савасы, ашарга пешерәсе, дәрес әзерлисе бар. Укучыларның куркынычсызлыгын да уйламаганнар ул чакта. Без йөри торган юл өстендә бер завод бар иде. Еш кына анда яшь егетләр җыелыша, эчәләр. Берсендә авылга кадәр артыбыздан бер чуваш егете куган иде. Ул чакта курыкканнарымны һич онытасым юк.
Комментарийлар