16+

Яңа мода – хәйрия: битараф булмасак иде

Мода дигәч, күз алдына бизәнеп-ясанып, әллә нинди хикмәтле киемнәр киеп подиумнарда болганып йөрүче ябык кызлар килеп баса да, без татарларның күңелендә үзеннән-үзе тискәре хисләр туа. «Нинди мода инде тагын? Тузга язмаганны...»­ - минем әни шулай дип тә әйтеп куяр иде.

Яңа мода – хәйрия: битараф булмасак иде

Мода дигәч, күз алдына бизәнеп-ясанып, әллә нинди хикмәтле киемнәр киеп подиумнарда болганып йөрүче ябык кызлар килеп баса да, без татарларның күңелендә үзеннән-үзе тискәре хисләр туа. «Нинди мода инде тагын? Тузга язмаганны...»­ - минем әни шулай дип тә әйтеп куяр иде.

Тик мода дигән сүз «билгеле бер стиль яисә культураның вакытлыча өстенлек итүе» дип аңлатыла икән.
Эш киемдә генә түгел, төрле гадәтләрне, гамәлләрне, хисләрне дә модага кертеп була. Мода ханым тотрыксыз характерлы - бүген бертөрлене хуш күрсә, иртәгә бөтенләй капма-каршы якны күкләргә күтәрә. Киемнәр мәсьәләсендә бу үзенчәлек шактый мәшәкатьләр тудыра тудыруын - мода артыннан куам дисәң, кичә кигән киемеңне бүген кия алмыйсың инде. Тик кайбер очракта бу тотрыксызлык уңай нәтиҗәләр дә биреп куя. Мәсәлән, заманында тәмәке тарту модада иде, олысы-кечесе бер-берсенә ияреп тәмәке төтененә буылып йөрде. Баксаң, күбесе ул кадәр исе китеп тә тартмаган икән - модасы бетүгә, аларның да сафлары нык кимеде.

Сезнең игътибарыгызны тагын бер яңа модага юнәлтәсем килә. Соңгы арада хәйрия дигән сүз бик еш ишетелә башлады. Хәйрия фонды, хәйрия марафоны, хәйрия концерты... Хәйриячелек белән шөгыльләнүнең бик әйбәт, саваплы, изге эш икәнлеген ассызыклап торырга кирәкме икән? Яхшы тәрбия алган һәрбер кеше мохтаҗларга булышуның кирәкле һәм бик мөһим гамәл икәнлеген белә. Тик соңгы арада күзәтелә торган хәлләрдән чыгып, мин, авыз тутырып: «хәйрия белән шөгыльләнү модага керде!» - дип тә әйтә алам. Бу бик куанычлы хәл! Чөнки, мода артыннан куып кына булса да, кешеләр яхшылык эшләячәкләр дигән сүз бу. Безнең халык, гомумән, кемгә дә булса ияреп эшләргә ярата эшен. Ә инде үрнәк рәвешендә берәр яраткан актеры йә җырчысы да булса, ул аны бөтенләй сөенеп, дәртләнеп эшли инде. Бу юлы яңа моданы әйләнешкә кертеп җибәрүчеләр нәкъ безнең татар эстрадасы артистлары булды бит.

Узган елның декабрь аенда бер төркем татар җырчылары өч балалы Роза Фәтхиеваның рак белән авырып ятканын белеп алалар. Роза артист халкы өчен ят кеше түгел, тамадалык белән шөгыльләнгән, төрле банкет, мәҗлес залларын бизәүче булып эшләгән. Берсеннән-берсе кечкенә балаларның әниләре авыр хәлдә булуы артистларны битараф калдырмый. Алар бик кыйммәтле дару сатып алып дәваланырга мәҗбүр булган Розага матди ярдәм күрсәтергә булалар - хәйрия концерты оештырып, акчасын тулысынча аңа тапшырырга уйлыйлар. Тик концерты искиткеч уңыш белән үтсә дә, кызганычка, Роза сатып алган даруларын да кулланырга өлгермичә, вафат була...

Хәйриячелек белән шөгыльләнеп караучы кешеләр белә: бер тапкыр булышып карасаң, шуның нәтиҗәләрен күреп сөенсәң, син яңадан элеккеге тормышың белән яши алмыйсың инде. Синең йөрәгең сафланып, күңелең тынычланып китә, җаныңа изге бер нур иңгәндәй була. Әллә шул хисне яңадан татып карыйсы килү теләге көчле буламы - бер хәйрия эше белән янып караган кеше гел башкаларга булышырга омтылып яши. Бу концертта да алып баручылар киләсе хәйрия концертының кайчан һәм кайда буласын тамашачыларга игълан итеп куялар инде. Шулай итеп, бер айдан соң Филармония концертлар залында тагын бер зур хәйрия концерты куела. Бу юлы инде җырчылар Мәскәүдә күк­рәк рагыннан дәваланып ятучы япь-яшь кенә Казан кызы - 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинага булышалар. Шушы баланың тизрәк савыгуын теләп килгән зал тулы тамашачы 18 гыйнварда, рәхәтләнеп, 30га якын татар эстрадасы артистлары катнашында булган шәп концерт карады. Бик күбесе Камиләнең тамашачыга һәм бу концертны оештыручы артистларга рәхмәт әйтеп башын түбән игән әтисенә кушылып, күз яшьләрен тыя алмадылар... Артистлар, бу юлы Гыйбадуллиннар гаиләсенә 200 мең сумга якын акча белән ярдәм итә алдылар. «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», - дип җырлыйлар. Авырган кеше безнең илдәге «бушлай дәвалануга» киткән акчаның күләмен үзе генә белә. Хәзерге заманда дәүләттән артыгын өмет итеп булмый, бу акчалар хәсрәтле гаилә өчен бик зур ярдәм булгандыр дип уйлыйм. Камиләнең, үзе әйтмешли, «рак дурак»ны җиңеп, тизрәк Казанга кайтуын гына телибез!

Менә шундый мода, дуслар! Хәйриячелек - трендта. Булышу, ярдәм итү гадәткә кереп бара.
Ә хәйрия концертларын матур традиция итеп алган татар эстрада артистлары сезне 4 февральдә Сәйдәш мәдәният йортында узачак киләсе концертка көтеп кала! Сез дә модадан артта калмагыз! Хәйрия концертына билет алып, саваплы буласың, шуның өстенә әле бер дигән концерт та карап кайтасың! Бу юлы билет сатудан җыелган акча, җырчыларның коллегасы, «Болгар кызлары» төркеменең иң беренче составындагы, күпләрнең кумиры булган чибәр кыз - Альбина Мусинага тапшырылачак. Рак дигән зәхмәт чибәрләрне дә, танылган җырчыларны, япь-яшь сабый балаларны да кызганмый шул... Әмма безне өмет яшәтә. Бергәләп көрәшсәк - җи­ңәрбез, Алла боерса. Барыгызга да сәламәтлек телим!

Альбина БӘШИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading