16+

Янмаган ут өчен дә түлибез

«Шәһри Казан» газетасында Люция Хәбибуллинаның «Акмаган су өчен дә 150 сум» дигән язмасын укыгач, мин дә үзебездәге хәлләр турында язарга булдым.

Янмаган ут өчен дә түлибез

«Шәһри Казан» газетасында Люция Хәбибуллинаның «Акмаган су өчен дә 150 сум» дигән язмасын укыгач, мин дә үзебездәге хәлләр турында язарга булдым.

«Волга-22» торак төзелеш кооперативы идарәсенә караган безнең йортта һәр ай саен счет-фактураларны фатирларга тараткан вакытта ишекләргә белдерү эленә. Менә гыйнвар ае өчен түләр алдыннан, белдерүдә болай дип язылган: «Расход холодной воды и электроэнергии распределен согласно Постановления РФ N354 от 6 мая 2011г. Коэффициент коррекции по холодной воде и канализации составил - 0, 04921319, по электроэнергии - 0, 4286112». Счет-фактурада гыйнвар ае өчен фатирдагы хисаплагыч буенча 3 куб метр салкын су кулланылса, ОДН 2,1 куб метр тәшкил иткән. Декабрьдә бу сан 2,7 гә җиткән иде. Электр уты 75 квт сәгать кулланылган булса, ОДН 18, 3 квт. сәгать тәшкил итә.ОДНга саналган су шунда ук канализациягә ага икән, чөнки «Канализация ОДН» дип тагын 2,1 куб метр өстәгәннәр. Чыннан да, бездән кулланмаган су, янмаган ут өчен түләтәләр. Ишек төбендә, баскыч янында ут янмый. Хатыным белән мәйданы 42 кв метр булган ике бүлмәле фатирда яшибез. Бәясе шул ук була, дип, ваннада юынмыйча, мунчага йөрибез. Безнең йортта 215 фатир бар. Әгәр һәр фатирга 3әр куб метр ОДН санасалар, айга 645 куб метр тәшкил итәр иде. Ә бу шәһәр күләмендә диңгез хасил итә.
ОДНны исәпләү ачык, аңлаешлы булырга тиеш. Һәр йортның ишек төбенә РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары эленсен иде. Анда Коррекция коэффициентының ничек исәпләнүен күрсәткән мисал да китерергә кирәк. Шуның буенча һәркем үзе исәпли алсын. Ә болай күктән алган саннар белән ОДНнар язып куялар. Хәзерге вакытта халыкның идарәче компанияләргә ышанычы юк, тик беркемнең дә суд юлларында йөрисе килми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading