16+

Яшьләр булмагач, клуб нигә?

«Мәдәният учаклары пыскып утыра» дигән язманы укыгач («Шәһри Казан», 9 август, Роберт Исхаков язмасы), кайтаваз төсендә шушы язмамны язарга булдым.

«Мәдәният учаклары пыскып утыра» дигән язманы укыгач («Шәһри Казан», 9 август, Роберт Исхаков язмасы), кайтаваз төсендә шушы язмамны язарга булдым.

Спас районындагы 20 йорттан уза алмый таркалган Сабанча дигән авылда тусам да, күрше Ямбакты авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, аның китапханәсендәге китапларны укып үскән кеше мин. 2009 елның җәендә алтын бишегем Ямбакты авылына Химиклар мәдәният сараенда Роберт Гарипов җитәкләгән үзешчән артистлар төркемен алып кайтып, түләүсез хәйрия концерты оештырдым. Яшермим, автобус яллап кайтып концерт кую миңа 11 мең сумга төште. Акчасын кызганмыйм. Аңа кадәр Ямбактыга кайтып, халыкны билгеләнгән көнгә хәйрия концертына килергә өндәп йөрсәм дә, почтальон ханым почта таратканда һәр гаиләгә концертның кайсы көнне буласын хәбәр итсә дә, 260лап хуҗалыгы булган авылдан концертка 30лап кына кеше килде. Шул аз санлы тамашачыларга да бай концерт программабызны күрсәтә алдык. Концерт беткәч, тамашачыларны җырлаттык, биеттек. Килгән кешеләр бик канәгать булып калдылар. Бусы шатлыклы хәл булса да, тамашачыларның аз булуына күңелем бик борчылды.
Нигә тамашачы аз булды соң? Танылган рус шагыйре Тютчев, әрнеп: «Россияне акыл белән аңлап булмый», - дигән. Әйе, аңлап булмый шул аны.
Инде Роберт Исхаковның язмасына тукталыйк. Ярар, Казанның мәдәният институтында укытып Розаны яки Василны Ямбакты мәдәният йортына түгәрәк оештырырга кайтардык ди. Авылда ул түгәрәккә йөрергә яшьләр юк бит. Киләчәк буын өчен дияр идең, анысы да юк. Социализм чорында, совхоз заманында салынган унъеллык мәктәпкә беренче сыйныфка 3 бала керә. Яшьләр булмагач, балалар каян килсен соң?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading