16+

Йокларга ярамый!

Юл йөргәндә без еш кына һәлакәткә очраган машиналарны күрәбез. Бу инде гадәти хәл, бик каты бәрелгән булсалар гына аһ-ваһ киләбез. 20 еллык гомерем эчендә үзем дә юл һәлакәтенә инде биш тапкыр эләктем.

Йокларга ярамый!

Юл йөргәндә без еш кына һәлакәткә очраган машиналарны күрәбез. Бу инде гадәти хәл, бик каты бәрелгән булсалар гына аһ-ваһ киләбез. 20 еллык гомерем эчендә үзем дә юл һәлакәтенә инде биш тапкыр эләктем.

Һәм бу мине бик борчый. Күптән түгел генә дусларым белән туйдан кайтканда янә якты дөнья белән чактан гына бәхилләшми калдым. Руль артында утырган дустым, шаһит егет буларак, алдагы көннәрне дә йокламыйча, туйга әзерләнеп арыган иде. Караңгы төндә Теләчедән Казанга чыгып китүебез безнең өчен бик куркыныч булып чыкты. Әмма кайтмыйча да булмый иде, иртән эшкә барасы бар. Дус кызым белән машинага утыруга ук йокыга талганмын. Казанга килеп җиткәндә, дустымны да йокы баскан. Без уянганда, машинадан төтеннәр чыга иде инде, агачларга бәрелә-бәрелә туктаганбыз. Бу хәл Казанда түгел, трассада барган чакта булса, ничек тәмамлануын күз алдына китерүе дә куркыныч. Аллаһ безне саклады.
Бу хәлдән соң, интернет челтәрләреннән руль артында йокыга китмәс өчен нишләргә кирәклеге турында киңәшләр эзләп таптым. Статистика буенча, һәлакәткә очраган 10 машинаның 4есендә йөртүче йокыга киткән була ди. Шуңа күрә юлда йокысы килгән кешегә иң хәерлесе - туктап 15-20 минут йоклап алу. Табиблар, берничә минут йоклап алу да көчләрне кире кайтара, ди.
Һава җитмәгәндә, эсседә баш эшчәнлеге кими һәм кеше йокыга талырга мөмкин. Шуңа күрә, кондиционерны кабызырга яки тәрәзәне ачып барырга кирәк.
Тагын бер киңәш - төнге юлда музыка, радио тыңлап барыгыз. Тик үзегез яраткан җырларны түгел, ә киресенчә, ачуыгызны чыгара торган музыка куйсагыз, шулай ук йокыга китмәячәксез.
Тәҗрибәле машина йөртүчеләр киңәш иткәнчә, берәр нәрсә чәйнәп бару да булыша икән. Иң шәбе - көнбагыш, ди алар, чөнки аннан бетмичә аерылып булмый бит.
Минемчә иң яхшысы - сөйләшеп бару. Безнең хатабыз да шунда булды шул: арыган дустыбызны сөйләштереп бармадык. Киресенчә, тәмләп йоклап, аны да кызыктырып барганбыздыр әле... Әмма тормышта бернәрсә дә очраклы гына түгел, бу барыбыз өчен дә бер сабак булды. Аллаһы Тәгалә безгә биргән гомеребезне сакларга тиешбез. Белә торып тормышыбызны куркыныч астына кую - үз-үзебезгә кул салу белән бер бит ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading