16+

Үзе авырып хастаханәгә эләккән «Шәһри Казан» журналисты андагы бер авыруның гомерен саклап калган

Кай җирең авыртса - шул яман, дигән безнең бабайлар. Чыны да шул: башың авыртса да, күзеңә берни күренми, тешең сызласа да - эш харап, эчең борса, тагын да яман. Шундый чакларда табиблар сиңа фәрештә булып тоела башлый.

Үзе авырып хастаханәгә эләккән «Шәһри Казан» журналисты андагы бер авыруның гомерен саклап калган

Кай җирең авыртса - шул яман, дигән безнең бабайлар. Чыны да шул: башың авыртса да, күзеңә берни күренми, тешең сызласа да - эш харап, эчең борса, тагын да яман. Шундый чакларда табиблар сиңа фәрештә булып тоела башлый.

Узган язда кояшның тәүге нурлары тәрәзәмә төшкәч тә: «Яз житте!» - дип сөенеп, форточканы ачык тоткан идем, ашыкканмын, күрәсең. Кичкә температурам күтәрелде, башым авырта башлады, җеп өзәр хәлем дә калмады. Дару эчкәч, азрак җинеләеп тора да, төймәнең көче беткәч, чир тагын һөҗүмгә күчә. Аның белән шулай берничә көн көрәшеп карадым да, алга китеш сизелмәгәч, «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Хастаханәдә рентген ясап, «үпкә ялкынсынуы» дигән диагноз куйдылар, дәвалау курсы билгеләделәр.

Каләм иясе, нинди генә хәлдә булса да, үз һөнәренә тугры кала. Мин дә үзем шикелле авыруларны күзәтеп ята башладым. Каршы караватта шактый таза бәдәнле, түгәрәк йөзле, сөйкемле татар карчыгы ята. Ул монда тик ятуына, оныкларына ярдәм итә алмавына бик борчыла. Беренче күргән кешесе булса да, эч пошуын минем белән дә уртаклашты. Тик, нишләптер, көнләп түгел, ә сәгатьләп авырая иде аның хәле. Баштарак бөтен процедураларга йөгереп йөргән күршем күзгә күренеп хәлсезләнә барды. Сөйләшә торгач, аның якташым булуы да ачыкланды. Тора-бара түгәрәк йөзендә әнием чалымнарын да таптым. Һәм ул апа миңа монда иң якын кешемә әйләнде. Система алгач, үземнең хәлем күзгә күренеп әйбәтләнә башлады. Инде чал чәчле апа өчен борчылам. Аны да минем шикелле үк үпкә ялкынсынуыннан дәвалыйлар, ингаляция дә ясыйлар. Ләкин медик булмасам да, белеп торам: күршемдә үпкә чире түгел, аның тыны кысылуы, ютәлләве йөрәге авыртканнан. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган әнием дә интекте йөрәк белән. Шуңа әлеге чирдән җәфаланучыларның нинди кыяфәттә булуларын яхшы беләм. Биредәге табиблар шуны белмиме икән дим?

Кичкә аның ютәле тагын да көчәйде, тын алуы тагын да авырлашты. Шәфкать туташын эзләп киттем. Килеп укол кадап, ингаляция ясагач, хәле әйбәтләнде кебек бераз, бер-беребезгә тыныч йокы теләп, урыннарыбызга яттык. Ләкин тыныч төн язмаган икән. Кемдер төртеп уяткандай сискәнеп, күземне ачсам, әбием урын өстендә хәл эчендә утыра. Чал чәчләре тузгыган, йөзе, тәрәзәдән төшкән ай яктысыннандырмы, тагын да агарып калган, үзе көчкә тын ала. Күзләре дә тоныкланган. Янәшәмдә генә әҗәлнең салкын сулышын тойгандай булдым. Эшнең нидә икәнен, күршемә кичекмәстән ярдәм кирәген аңлап сикереп тордым да кулыннан тоттым, алар сап-салкын иде. Димәк, hәp мизгел исәптә... Әниемне дә шулай югалттым бит инде мин...

Коридор буйлап, кизү торучы шәфкать туташын эзләп киттем, тапкан идем, ишеге бикле булып чыкты. Биш минутлап шакылдатып торганнан соң, ишек ачылып китте һәм шәфкать туташының ачулы йөзе күренде. «Нәрсә булды?» - диде ул, татлы йокысыннан уятканга канәгатьсезлеген белдереп. «Инфаркт була күрмәсен, кардиобригада чакыртыгыз, юкса, бүлегегездә мәет булырга мөмкин», - дип тә өстәдем. «Сез табибмы әллә? Белгәне-белмәгәне дә өйрәткән була...» - дия-дия, миңа иярде. Аңа комачауламыйм дип, мин палатага кермәдем. Бер тын коридорда уйларыма чумып утырдым...
Шәфкать туташын да аңларга тырышып карадым: көн дә, төн дә гел бер төрле эш: укол када, чирле-чорлының бетмәс зарын, ыңгырашуын тыңла, төн йокыларыңны калдырып, мең дә бер чиргә каршы тор. Бүген дә шул, иртәгә дә, берсекөнгә дә. Эшен алмаштырмаса, гомере буе шулай. Шулчак күңелемдә тагын бер фикер баш калкытты һәм шәфкать туташы мина бик кызганыч тоелды. Эшеңне яратмасаң, теләсә нинди һөнәр газапка әйләнә бит ул. Яшәү бәхетенең асылын эшеңә сөенеп бару һәм өеңә шатланып кайтуда дип аңлаталар.

Ул арада уйларымны таратып, ак халатлы табиблар йөгерешеп йөри башладылар. Кардиобригада да килеп җитте һәм күршемне башка хастаханәгә күчерделәр. Чынлап та, йөрәге авырткан булган аның. Иртән бүлек мөдире рәхмәт әйтте үземә - үлем-китем була калса, башларыннан сыйпамыйлардыр аларның да. Әмма безгә адәм балаларына, теләсәң-теләмәсәң дә, шул ак халатлылар янына барырга туры килә.

Язмамны язып бетереп соңгы ноктасын куйганда, редакциябезгә бер хат килеп төште. Аны Казан шәһәреннән Гәүһәр Хөснетдинова җибәргән. Ул анда үзенең 83 яшьлек әнисе Миңнуллина Бриллиантны Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсендә бик яхшылап дәвалаулары турында язган. «Мондый хастаханәләр киноларда гына була дип белә идем. Шөкер, бездә дә бар икән андый дәвалау йортлары һәм аларда, кешенең кем булуына карамастан, беренче ярдәм дә күрсәтелә икән. Ишектән килеп керү белән, әнигә төрле тикшерүләр үткәрделәр, диагноз билгеләп, кичекмәстән дәвалый да башладылар. Хәтта эше тыгыз булса да, нейрохирургия бүлеге мөдире үзе карады, күз табибы да тикшерде. Андагы шартлар, җылы мөнәсәбәт әниемне тиз савыктырды. Юкка гына: «табиб дару белән генә түгел, ягымлы караш, җылы сүз белән дә терелтә», - димиләр. Бәхетебезгә, табибларыбыз шундый булып чыкты. Бигрәк тә дәвалаучы табиб Хәлиуллин Азат Хәмит улына рәхмәтебез чиксез. Авыр, җаваплы, игелекле хезмәтендә уңышлар гына озатып йөрсен үзен!»
Бу хат күңелдәге өметемне дөрләтеп җибәрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading