16+
15 сентября 2024, 06:20 #ФОТО

Газета мәгълүмат та, 100 мең сум бүләк тә китерә

Әбүнәчеләребез-укучыларыбыз туган телләрдә иң яхшы матбугат чараларына язылып, үзләренә бер бүләк ясыйлар инде.

Яраткан газета журналлары ярты ел буе өйләренә килеп тора. Матбугатны яратучыларга, аңа күп итеп язылучыларга Татмедиа да үзенчәлекле бүләк әзерли. Язылучылар арасында лотерея уйнатып, саллы гына, көнкүрештә кирәк техника тарата.

Менә бүген дә шул бәхетлеләргә бүләк тапшыру тантанасы узды. “Татмедиа басмалары 200мең тираж белән басылып, укучыга тарала. Безнең Татарстаныбыз иң укый торган төбәк булып бар илгә танылды. Без моңа бик сөенәбез,  чөнки укучы милләтнең генә киләчәге бар, киләчәктә дә бергә булыйк!”- диде Татмедиа акционерлык оешмасы генераль директоры Шамил Садыйков бүләкләрне тапшырганда. Шуңа да лотереяда җиңүчеләрне генә түгел, республика районнарында иң күп газета журналларга язылучыларны да бүләкләделәр.

Төп призны – 100 мең сумны “Шәһри Казан. Язмыш” газетасын алдыручы Яшел Үзәннән Фәридә Сафина отты.
– Россия төбәкләре арасында татарстанлылар матбугат басмаларын иң күп яздырып алучылар. Газеталарны һәм журналларны уку безнең халыкның төп мәгълүмат чыганагы. “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә ярты еллыкта 200 мең экземплярдан артык газета һәм журнал бастырыла, – диде “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков. Ул вакытлы матбугаттан аерылмаска, бергә булырга чакырды.
Балык Бистәсе районыннан Тәнзилә Закирова, Мамадыш районыннан Фирая Мингалиева, Минзәлә районыннан Гөлнара Заһриева 8-10 данә газета һәм журналлар яздырып алдыралар икән.

Кайбер җиңүче абзыйлар бүләкләрен алырга оныклары белән килгән иде. Бу малай–кызлар да киләчәктә газеталарга язылырлар һәм укып та барырлар дигән өметне ныгыта торган фал. Мондый лотерея елга ике тапкыр үткәрелә. Алдагы елларында сез дә катнашыгыз. Тик башта язылырга кирәк икәнен онытмагыз.

Йолдыз Шәрапова һәм Дамир Бәдриев тесты

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар