16+

Яңа елга чыгымнарның мәгънәсе бармы?

Балачакта Яңа ел иң шатлыклы бәйрәм булса,үсә барган саен ул еш кына мәшәкатьләр һәм акланмаган чыгымнарга әйләнә.

Яңа елга чыгымнарның мәгънәсе бармы?

Балачакта Яңа ел иң шатлыклы бәйрәм булса,үсә барган саен ул еш кына мәшәкатьләр һәм акланмаган чыгымнарга әйләнә.

Бәйрәмгә тотылган акчалар кесәне бушата. Бәйрәмнең 10 көне эчендә күпләр барлык акчаны туздырып кына түгел, бурычка да керергә өлгерә. Нишләргә соң?

Чыгымнарның мәгънәсе бармы?
Бәйрәмнәр тормышта өстәмә позитив өчен мөһим. Әмма аларның календарь белән туры килүе мәҗбүри түгел. Киртләп куярга кирәк булган беренче әйбер – теләмисең икән, үзеңә Яңа елны бәйрәм итмәскә рөхсәт итә аласың.

Сез Яңа ел корпоративларына киенергә, бик үк якын аралашмаган кешеләргә дежур бүләкләр сатып алырга, яки дистәләгән авыр ризыктан торган кичке аш оештырырга мәҗбүри түгел. Әгәр дә кәефегез яки акчагыз юк икән, яраткан пижамагызны киеп, мандарин ашый-ашый, традицион киноларны карарга яки эштә (өстәмә түләүгә) дежур торсагыз була. 
Исегездә тотыгыз: бәйрәмнәр безнең өчен, ә без бәйрәмнәр өчен түгел.

Былтыр кычкырганны искә төшерегез 
Гадәттә Яңа елга бәйле экономия турында узган елларда күңелсез тәҗрибәсе булганнар уйлана. Исегезгә төшерегез: алдагы елларда ниләр эшләдегез һәм акчаны кая туздырдыгыз. Бәлки, кайбер чыгымнардан котылып та булгандыр. Иң гади мисал - бүләкләр. Үзегезгә ачу сакларга рөхсәт итегез. Әгәр узган ел сез якыннарыгызга кыйммәтле һәм уйланылган бүләкләр биргәнсез, ә алмашка бернәрсә дә яки бернигә яраксыз әйбер алгансыз икән - бу киләсе елда акчаны янга калдырырга сәбәп.

Бүләк бирергә телисез икән, Яңа елга алдан ук әзерләнегез. Декабрьдә күпчелек ташаламалар – күз буяу өчен генә.

Бәйрәмгә әзерлек
Декабрьдә бер-ике тапкыр гына киячәк киемнәрнең акланмаган кыйммәт торуын искә төшерү кирәкме?

Лайфхак: бушлай белдерүләр сайтларына мөрәҗәгать итегез. Меңнәрчә кешеләр бәйрәм өчен кичке күлмәкне нәкъ шулай ук сатып алалар да, аны башка кимиләр.

Яңа ел сәяхәте
Россиядән Яңа ел сәяхәтләренә бару теләсә кайсы башка вакытка караганда кыйбатрак тора. Бу вакытта яна торган турлар да юк. Ә менә гыйнвар уртасында ял итү (каникуллардан соң), киресенчә, бик отышлы. Әгәр арыганыгызны сизәсез икән, бу вариантны сайларга мөмкин.

Каникулларда ял итәргә бару турында альтернатив фикер дә бар: күпләрнең күңел ачуларга шул күләмдә үк диярлек акчасы китә. Шулай булгач, чыгымнарны анализларга киңәш итәбез.

Әгәр дә сез, мәсәлән, Яңа елга яки каникулларның бер өлешенә шәһәр читендәге йорт арендалыйсыз икән, аның каравы моның урынына чит илгә бару мөмкинлеге дә бар.

Бәйрәм табыны
Яңа ел бәйрәмнәрендә кайбер россиялеләр артык күп ашамлыклар сатып ала һәм ашау мөмкинлегенә караганда күбрәк әзерлиләр. Әгәр дә сез даими рәвештә ризыкларны Яңа елдан соң чыгарып ташлыйсыз икән – туктарга вакыт. Бәйрәмнәрдә бер-ике килограмм җыю – шулай ук норма түгел.

Яңа елны яхшы билгеләп үтү өчен, сан белән түгел, сыйфат белән алу дөресрәк булыр. Артык ашау түгел, ә гадәти вакытта рөхсәт итмәгән затлы ризыклар сатып алырга тырышыгыз.

Күңел ачу
Бу очракта да бәйрәмнәрдә мәҗбүри күңел ачу концепциясеннән читкә китәргә кирәк. Сезгә кызыклы активлык бу көннәрдә артык кыйммәткә төшә икән, бу нормаль күренеш. Яңа ел каникуллары бары тик буш вакыт булырга мөмкин, ул вакытта өйдә ремонт, уку курслары узу яки өстәмә эш белән шөгыльләнергә мөмкин.

Гадәттә, Яңа елны ничек каршылыйсың, шулай уза диләр. Алайса, бәлки, аек акыл белән, барысында алдан уйлап эш итәргә вакыт җиткәндер?

Лилия Яфизова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гмдәти көн бит инде ул! Биш вакыт намазыбызны, көтеп алып укысак, иң яхшысы шул. Яңа ел каршылауны ризык исраф итү бәйрәме ясамыйк инде җөмәгать.

    Мөһим

    loading