16+

Апас кызы Камилә Сафина хоккей ярышларында катнаша

“Елыйсы килсә, мин өскә карыйм, алай яшь чыкмый...” Үткенлеге белән бозны, ә исеме халык хәтерен яулый: оста һөҗүмче диләр аны.

Апас кызы Камилә Сафина хоккей ярышларында катнаша

“Елыйсы килсә, мин өскә карыйм, алай яшь чыкмый...” Үткенлеге белән бозны, ә исеме халык хәтерен яулый: оста һөҗүмче диләр аны.

Камилә Сафина – Апас кызы. Хоккейчы.

“Киемнәренең бәясе – 40 мең сум...”
Кызганыч, Татарстаныбызда хатын-кызлар хоккей командасы юк. Ә менә хоккейда ут уйнаткан кызларыбыз бар. Тик алар Россия киңлекләрендә бүген. Үзебездә булмаганга, билгеле. Үстергән сәйләннәребезне читкә сипмәсәк, дөнья аренасына чыгарлык мөмкинлегебез бар да соң. Камилә Фарат кызы Сафина – күңелгә горурлык өстәүче әнә шундый кызларыбызның берсе. Башкортстан Республикасына бүләк иттек без аны. “Агыйдел” хатын-кызлар хоккей командасына үстереп җибәрдек. 

Дөрес тәрбия җимешедер: нинди генә кырыс шартларда шөгыльләнмәсен, бер-ике көнлек ялында да Апаска кайтып китә ул. Әти-әнисе нигезеннән көч алуы табигый: туган ягы кирәк кешегә, шагыйрь хаклы. Хоккейчы кызның әнисе Земфира ханым белән кызының уңышлары хакында сөйләштек. Хоккейчы булыр өчен баланы нинди шартларда үстерергә кирәк икән соң? 

Бу сорауга Земфира ханым җавап бирергә дә авырыксынды кебек. Язмыш дигәне сәләтле баланы шул юлга борып керткәнен күрми дә калганнар, сер түгел.
- Әтисе ир бала көтте. Бала тудыру йортында исемлеккә дә аны ир-бала дип язып куйганнар иде. Кеше балалары җирдән, ә ул койма башыннан йөрде. Кирпеч өеме, буры өстеннән төшмәде. Сыйныфташ малайларга ияреп, 8 яшеннән көрәш түгәрәгенә йөри башлаган. Белмәдек тә. Ярышка барам, дигәч, шаккаттык. Беренче урын алып кайтты. Камилә алып бәргәч, малайларның ачуы килә икән, көрәшне ташлап хоккейга язылганнар. Камилә дә алар артыннан. Казаннан килгән Дамир Каюмович, Түбән Новгородта кызлар хоккей командасында эшләгән тренер, Камиләне күрүгә: “Хоккейчы булачак!” – диде. Киемнәре бик кыйммәт инде, баланы хоккейга йөрткән әти-әниләргә түземлек телисе килә. Камиләне кәшәкә алырга ияртеп бардым – 7 мең сум. Ә минем аванс – 5 мең сум. Үзәккә үткәне кулына кия торган краги. Тиз туза, ай саен яңаны аласы, 5 мең сум тора. Әле бит бала белән бергә киемнәренең хакы да үсә... Бөтен киемнәренең бәясе 40 мең сумга төшә, – ди Земфира ханым.

Ир балалар командасында уйнаган Камиләне Татарстанның “Смена” җыелма кызлар командасына чакыралар. 16 яшьлек кызлар арасына 9 яшендә килеп керә.
- Команданың Башкортстанга барышы иде. Әтисе белән Питрәчкә илттек. “Яңа уенчы сезме?” – дип сорый кызлар. Камилә кечкенә генә. Шул баруында 4 гол керткән иде. Башкортстанның спорт министры: “Син безгә уйнарга киләсең әле!” – дигән аңа. Дөрескә килде дә, – ди Земфира ханым.

Камилә Сафина тугызынчы сыйныфны бетергәнче, Россия буйлап шактый командаларда тәҗрибә тупларга өлгерә. Кайсы командага уенчы җитми – Камиләгә хәбәр салалар. Сумкасын күтәрә дә чыгып йөгерә, уйнарга гына булсын, Санкт-Петербург, Тверь юллары еракмыни?! Ә тугызынчыны тәмамлагач, Башкортстанның хатын-кызлар җыелма командасы тренеры, Спорт резервын әзерләү үзәге җитәкчесе Артур Надргуловтан чакыру килә, Ярославль шәһәрендә кызлар командасы җыялар. Бу шәһәрдә Хоккей буенча Олимпия резервы училищесы булуы тагын да канатландыра, Камилә, тапшырган норматив нәтиҗәләре буенча, бюджет урыннарына эләгә. Быел инде өченче курста, аның тагын бер ел укыйсы бар. Хоккей гомере дә озын картлыккача бармас, киләчәгендә дипломлы тренер һөнәре ипи ашатыр, димәк.

“Зарлана белми”
Тик Ярославльдә якты өметләре акланмый кызның. Команданың спонсоры ике айдан баш тарта, уенчы кызлар урамда кала. Иптәш Надргуловка ут эченнән йөзеп чыгарга бер генә чара кала: Башкортстанга кайтып егыла. Боз сараенда махсус команда булдырып, кызларны Уфага күчерә. Хоккейның да үз таләпләре: 18 яше тулуга кызлар юниор булудан туктыйлар. Үч иткәндәй ул көн дә килеп җитә. 20 кешелек команда кабат тарала, тренерны Мәскәүгә алалар.

- Россиядә 8 хатын-кызлар хоккей командасы бар. “Агыйдел” араларында иң югары титуллысы, 5 мәртәбә Россиядә чемпион калган команда. Камиләне ике мәртәбә сайлап алу турларына чакырганнар иде. Авылга кайткач хәбәр алды, кабул иткәннәр. Анда да бармаса, хоккейдан төшеп кала иде бит, ризалашты. Камиләнең Төркиядәге хатын-кызлар командасына китәсе килгән иде дә... Иптәш кызларының берсе Канадада уйный әнә. Камилә холкы белән дә лидер. Гел беренче бишлектә уйнарга ярата. Әлегә ул “Агыйдел”дә яшь уенчы, – ди Земфира ханым.
Камилә эчке яктан да шактый ныгыган. Күңеле кырысланмаса да, холкы корычтай.

– Зарлана белми. “Елыйсы килсә, мин өскә карыйм, алай яшь чыкмый”, – ди балакаем. Хатын-кызлар арасында конкуренция бик көчле бит. Бу командада аның белән 33 яшьлек кызлар уйный. Камиләгә – 18 яшь, алмашка яңа буын үсә, көндәшлек зур. Бозда китереп кысмакчы булалар, беләгем көчле, мин дә бер генә селтәнәм, ди. Хәзер аңа карата тынычланганнар инде, башта чукып та карадылар... – ди әңгәмәдәшем.

Камилә көн саен бер режимда. Иртәнге якта 3 сәгатьлек тренировка: штанга күтәрү, йөгерү, гантельләр белән шөгыльләнү һ.б. Бер сәгатьлек ялдан соң ике сәгатькә бозга керәләр. Хәтта Апаска кайткач та шул ук хәл.
- Хәзер үзе машинада йөри инде, эштән кайтканда каршыма очрамас өчен, такси чакыртып китә. Аңа энесе Булат та иярә. Апасы янәшәсендә бозда шөгыльләнүе энесенә зур дәрәҗә. Ләкин улыбызда апасындагы омтылышның яртысы да юк хоккейга. Уйнавын ул да хоккейны яратып уйный анысы, – дип елмая әни кеше.

Хоккей – энергия “убыры”. Көндез ашатсалар да бу гына җитми кызларга. Төнлә тамак ягын өстәмә кайгырталар. Хоккейчы кызларның хезмәт хакы да кызыксындыра.
– Контракт төзегәч кенә акча күрде ул бала. Аңа кадәр бөтен чыгымнарны гел безнең җилкә күтәрде. Киткән акча исәпсез. Ә яңа уенчыларның хезмәт хакы 45 мең сум. Шуның 15 сумы фатир өчен түләүгә китә. Әгәр дә уенда отсалар 8 мең сум тирәсе премия өстәлә. 13 ел уйнаучыларның хезмәт хакы – 500 мең сум. Яхшы киенәләр, 45 мең сумлык кроссовкалар алып кияләр, дип сөйли инде. Мин дә исләрем китеп тыңлыйм. Ә аларны болай да команда киендерә, әйтсәм әйтим, носкига кадәр. Аягында 39 мең сумлык коньки, кулында 37 мең сумлык клюшка. Бик сирәк күрәбез үзен. Апрельдә сезон ябылуга, бер айга укырга китәләр. Июньдә имтиханнар. Июльдә тренировкалар башлана. Узган җәйдә дә бер генә атна ял итеп кала алды, – ди Земфира ханым.

Ә ул кызының киләчәген бизнеста күрә. Әйтүенчә, бүген әтисе кулында гөрләгән бизнес киләчәктә кызы кулына күчәр.
– Фаратның булдыклыгыгы Камиләнең сыйфатларында ярылып ята. Булдыра алмастай кыз түгел, бүгеннән тотнаклы, – ди әңгәмәдәшем.
Әлегә Камилә хоккей уеннары белән яна. Уңышлар телик без аңа. Ә кем белә, бәлки җитәр шундый көн, ул Россия командаларына сибелгән үзебезнең кызларны нәкъ менә Казанга җыя алыр. Өметләник.

Камилә Сафина турында:
бер курчагы бар, анысына да мыек ясап куя да, бүтән алып та карамый кулына;
мәктәптә күлмәк тә, итәк тә кими, гел чалбардан укып йөри;
туген көн бүләге итеп, әтисенә дрель алдырган;
буе – 1,67 метр;
авырлыгы – 57 килограмм;
авылда 50 кәшәкәсе бар, тик аларны әнисе помидор таягы итеп куллана.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Уңышлар сиңа, Камилә!

    Мөһим

    loading