16+

"Шәһри Казан. Язмыш" сериясеннән тәүге китап дөнья күрде

Башкалабызның Декабристлар урамы 2нче йортының беренче катындагы кафеда еш кына утырып түгел, басып торырга да урын булмый. Төгәлрәге, яңа китапларны укучыга тәкъдим иткән китап бәйрәме уздырган көннәрдә шулай була.

"Шәһри Казан. Язмыш" сериясеннән тәүге китап дөнья күрде

Башкалабызның Декабристлар урамы 2нче йортының беренче катындагы кафеда еш кына утырып түгел, басып торырга да урын булмый. Төгәлрәге, яңа китапларны укучыга тәкъдим иткән китап бәйрәме уздырган көннәрдә шулай була.

Замана китап укымаучыларныкы дисәк тә, яңа китап белән танышырга, аны өйләренә алып кайтып, чын дус итәргә теләп, олысы да-кечесе дә килә. Кичә 16 апрель көнне дә әлеге кафе шыгрым тулы иде. Анда киләчәктә танылачак, зур язучы булачак (иң әүвәл ул моңа үзе ышансын, чөнки генерал булырга теләмәгән солдат юк, диләр, аннары укучыларын да инандырыр) Рәсимә Галиеваның "Табылдык кыз" дигән беренче китабын укучыга тәкъдим иттеләр. Рәсимә безнең үзебезнеке "Шәһри Казан"ныкы, үткер күзле, туры сүзле, оста каләмле, тәҗрибәле журналистыбыз.

Аның газетабыздагы язмалары укучыны битараф калдырмый, уйландыра торган. Үзе дә "Алтын каләм" конкурсының Гран-Приен алып, хыялын чынга ашырган Саба районы кызы бүген инде үзенең шәкертләренә каләм серләрен төшендерә. Казан дәүләт Федераль университетының журналистика факультеты доценты.

Беренче китабының нигезенә дә "Ватаным Татарстан" газетасында эшләгәндә журналист булып югалган кешеләрне эзләүдә катнашкан чорында алган тәэсирләре салынган. Барысы да тормыштан алынган вакыйгалар, бармактан суырып уйлап чыгарылмаган. Шуңа күрә дә әлеге әсәрне укучы җылы кабул итте. Башта ул әле бик яшь булуына карамастан, үз укучысын күпләп тапкан "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында басылды. Саннан санга укучы аны көтеп, яратып укыды. 

Рәсимәне тәүге зур уңышы белән котларга Татмедиа акционерлык оешмасы генераль директоры Шамил Садыйков кырык эшен кырык якка куеп, үзе килгән иде. Элеккеге хезмәткәрләре "Ватаным Татарстан" газетасы журналистларын күрү дә автор күңеленә хуш килгәндер. аны илһамландыргандыр. Ә инде университетның журналистика факультеты җитәкчесе профессор Васил Гарифуллинның килеп чыгыш ясавы атаның баласына фатихасы шикеллерәк булды.

—  Бу чараны журналист ижатына бәя дип кабул итегез. Безне атлаган саен зурлап тормыйлар, артист халкы да түгелбез, атлаган саен безгә атказанган исем дә өләшмиләр. Бүгенге чара матбугатның көчен күтәрү өчен эшләнде дип кабул итик. Әсәр " Шәһри Казан. Язмыш" өчен махсус язылды. Иң мөһиме - китап укучыларга барып житсен. Кайсы районнарда юк, кайтарып бирәбез, - ди автор үзе. 

Дамир Бәдриев фотолары 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading