16+

Чик сакчыларының ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында

Россиядә 28 май – Чик сакчылары көне. “Чик сакчылары көне – ул Ватан чикләрен саклаучыларга хөрмәт һәм халык хәтере көне.

Чик сакчыларының ватанпәрвәрлек хисе – җаннарында

Россиядә 28 май – Чик сакчылары көне. “Чик сакчылары көне – ул Ватан чикләрен саклаучыларга хөрмәт һәм халык хәтере көне.

Аларның хезмәте меңьеллык тарихка ия һәм үзенең вакытын борынгы рус дәүләтчелеге барлыкка килүдән хисплый”, – дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин Федераль иминлек хезмәтенең Чик буе хезмәте хезмәткәрләренә, ветераннарына һәм гражданнар хезмәткәрләренә котлавында.

Дәүләт башлыгы чик сакчыларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын аерым билгеләп үтә.
Казандагы Җиңү паркында шушы датага багышланган тантана булды.

Бирегә төрле буыннар чик скчылары килгән. Чәчләренә чал кергән бабай да, яңа гына хәрби хезмәттән кайткан егет тә бер үк дәрәҗәдә – алар чик сакчылары. Гаиләләре белән җыйнаулашып килгән элеккеге хәрбиләр дә күп. “Мин дә “пограничник” булам”, – ди яшел фурашка киеп куйган бер нини малай. Яшел фуражка кигән кызчыклар да шактый.

Кукмарадан Фарил Зарипов илебезнең чик буйларында 1959-1962 елларда хезмәт иткән. Кызыл байрак тотып килгән ул Җиңү паркына.

– Ватанга тугъры хезмәт иттек, яшь буын да сынатмасын, – диде ветеран чик сакчысы Фарил Зарипов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading